Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Казанда гаиләләрне хуплауның 65 чарасы һәм яңа демографик инициативалар турында фикер алыштылар

«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Күркәм гаилә — Россиянең стратегик өстенлеге» дип аталган вебинар узды.

Республиканың әйдәп баручы экспертлары һәм социаль блок вәкилләре гаилә институтын камилләштерү һәм ныгытуның мөһим аспектлары турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте.

— Очрашуда катнашучылар «Күркәм гаилә» («Крепкая семья») федераль партия проектының төп максаты — гаилә институтына һәрьяклап ярдәм итү, аны ныгыту һәм аның хокукларын яклау, шулай ук Россиядә балалы гаиләләрнең имин тормышы өчен шартлар тудыру турында сөйләштеләр. Татарстанда бу эш системалы рәвештә алып барыла, туучылар санын арттыру һәм киләчәк буынны традицион гаилә кыйммәтләре рухында тәрбияләү хакына бөтен социаль блокның көче берләштерелә, — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Күркәм гаилә» федераль партия проекты координаторы Эльвира Әхмәтова искәртеп үткәнчә, республикада 65 социаль ярдәм чарасы күрсәтелә, балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт комплекслары һәм сырхауханәләр төзелә. Бу гаиләләргә үз киләчәкләрен ышаныч белән планлаштырырга мөмкинлек бирүче шартлар тудыра. Шулай ук узган елдан башлап кертелгән яңа демографик инициативалар кысаларында студент, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар юнәлтелә.

— Күркәм гаиләне хуплау — ул өстенлек кенә түгел, бу илнең киләчәге мәсьәләсе. РФ Президенты Владимир Путин үз чыгышларының берсендә билгеләп үткәнчә, «зур һәм күркәм күп балалы гаиләгә ярдәм итү — безнең бәхәссез стратегик өстенлегебез», — диде Әхмәтова.

Фото: ТР МК ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев