Изгелек эше күңелләргә җылылык өсти: Нурислам Кадыров авыл халкына концерт бүләк итте
Узган атнада, ягъни 8 апрельдә Алабугада «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә шаулап-гөрләп Башкортостанның атказанган артисты Гөлназ Асаеваның концерты узды.

Аның чыгышын карау Татар Дөм-Дөме авылы кешеләренә дә насыйп булды.
Ә бу мөмкинчелекне аларга авылыбыз депутаты Нурислам Мидехәт улы Кадыров һәм авыл җирлеге башлыгы Назилә Наил кызы Галиева бүләк иттеләр. Нурислам Кадыров билетлар алуга үз өлешен кертсә, Назилә Галиева депутатлар белән бергә бүләккә лаеклыларның исемлеген ачыклауны үз өстенә алды.
«Авылдашлар» төркемендә хәйрияче эшмәкәр, актив җәмәгать эшлеклесе, күп балалы гаилә башлыгы, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең республика этабында «Ел ир-егете» номинациясендә җиңү яулаучы Нурислам Мидехәт улының рәхмәт йөзеннән актив авылдашларны бүләкләргә теләк белдерүе һәм ул бүләкнең Гөлназ Асаеваның концертына билетлар булуы турында игълан чыкканнан соң күбебезнең күңеленә «корт кергәндер».
Ә бүләккә лаек дөм-дөмлеләр үзара салым түләүдә беренчеләрдән булучылар, авылны төзекләндерүдә, аның үсешенә үз өлешләрен кертүчеләр һәм авылның иҗтимагый тормышында, өмәләрдә һәм төрле чараларда актив катнашучылар арасыннан сайлап алынды. Шулай ук билетлар Әфганстан сугышы ветераннары Сибәгатуллин Фәнүс һәм Закиров Алмаз гаиләләренә, махсус хәрби операциядә катнашучы Закиров Ирек гаиләсенә дә бүләк ителде. Исемлектә 55 кеше бар иде. Иң өлкән актив авылдашыбыз — Гатауллин Фоат Идиатулла улы (86 яшь) булса, ә иң яшьләре — укучы кызлар Гәрәева Азалия һәм Галиева Таңсылу. Зур булмаган Дөм-Дөмнән шуның кадәр актив авылдашларым булу һәм алар арасында үземнең дә булуым белән чиксез горурландым һәм горурланам.
Концерт бик матур булды: Гөлназ Асаеваның күңелләргә үтеп керерлек җырлары, моңлы тавышы, музыкантларының оста уйнаулары, сәхнә бизәлеше тел-теш тидерерлек түгел иде. «Җылы-җылы», «Вакыт җитми», «Яшәргә дә яшәргә», «Ак бураннар», «Нигә ялгыз соң син әйт, аккошым», «Саубуллашу» җырларын һәм башкаларын да тамашачылар, концерт кагыйдәләре буенча гына түгел, ә яратып алкышларга күмде.
Залга кергәндә бирелгән буклетта концерт кагыйдәләре язылган һәм «Куар код буенча керегез һәм төркемгә теркәлегез», «Төркемдә актив катнашырга» дигәннәре белән бергә «Җыр саен кул чабарга», «Асаева ашарга ярата», «Концертта аюлар булмый» (җырга клип төшергәндә Вадим алып килгән кулга ияләштерелгән аю белән маҗараларны күз алдында тотып) дигәннәре дә бар иде. Башкортча да җырлады. Тамашачылар соравы буенча, программага кертелмәгән булса да, «Мәтрүшкәләр» җырын да башкарды. Концерт директоры Вадим Фәтхинуров һәм музыканты Айбулатның (гафу, фамилиясе истә калмады) җырлавын да алабугалылар җылы кабул иттеләр.
Гөлназ гадилеге белән дә күңелләрне яулагандыр дип уйлыйм: концертын үзе алып барды, төркемдә теркәлеп, актив катнашучы тамашачылардан килгән сорауларга да бернинди әзерлексез шундук җавабын әйтте, күлмәкләренә дә һич тартынусыз комментарийларны үзе бирде, залның тулы булуына сөенүен яшермәде. Концерт азагында сәхнәдән Нурислам Кадыровка рәхмәтләрен дә әйтергә онытмады, чөнки залның тулы булуында аның һәм дөм-дөмлеләрнең өлеше зур булды.
Без дә — Гөлназ Асаева концертын карарга лаек булган һәр дөм-дөмле, хөрмәтле депутатыбыз Нурислам Мидехәт улы Кадыров, сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сез авылдашларны бергә туплап, безгә күңел бәйрәме бүләк иттегез. Сезгә, гаиләгезгә сәламәтлек белән бергә гаилә бәхете, эшчәнлегегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Алга таба да дөм-дөмлеләрне игелекле эшләрегез белән сөендерерсез дип ышанып калабыз.
Кешеләргә без изгелек эшлик!
Эшләмәсәк — гарьлек.
Тик изгелек эшләү җиңел түгел,
Ул — зур фидакарьлек.
Барыбыз да изгелеккә мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Изгелекне эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
(Роберт Миңнуллин)
Рәсимә Сибәгатуллина
Дөм-Дөм — Алабуга
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев