Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Ишегалды якты һәм ачык булачак»: Алабугада «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр башланды

Матросов урамындагы йортларда яшәүчеләр бу үзгәрешне беренче булып сизде.

Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланды. Быел әлеге программаны безнең районда гамәлгә ашыру төгәлләнеп килә. Программа буенча барлыгы 13 ишегалды төзекләндереләчәк. Финанслау суммасы — 38 миллион сум, дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.

Эшләр Матросов урамындагы 13, 11 һәм 9 нчы йортлар янындагы өч ишегалдыннан башланды.

Хәзер монда агачларны кисәләр. Йортларда яшәүчеләр бу эшләрне инде күптән көткән: агачларның бер өлеше авария хәлендә, икенчеләре нормаларга туры килми − ГОСТ буенча, агачлар йорттан кимендә биш метр ераклыкта утыртылырга тиеш. Тирәкләрнең тамыр системасы йорт нигезен җимерә, ә фасадларда ярыклар барлыкка килә.

− Безнең ишегалдында ремонт башлануга без бик шат, — ди Людмила Ершова. — Иске тирәкләрне кисәләр, алардан аллергия кузгала, өйгә чүп-чар оча. Ниһаять, ишегалды якты һәм ачык булачак.

Юл хезмәтләре яңа тротуарлар формалаштыруга һәм машина юлын киңәйтүгә кереште инде. Парковка зонасы әлегә 13 машинага исәпләнгән — киңәйтелгәннән соң 10 урынга күбрәк булачак.

— Подъезддан чыкканда кеше хәзер туп-туры юлга түгел, ә тротуарга чыгачак, — дип аңлатты Андрей Томилин.

Берничә көннән иске балалар мәйданчыгын сүтә башлыйлар. Йортлар белән бергә төзелгән бу мәйданчык инде искергән, моннан тыш, аның куркынычсызлык сертификаты да юк. Аның урынына балалар өчен һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа җиһазлар куелачак.

Шулай ук ишегалдында заманча урам яктылыгы — светодиодлы яктырткычлар барлыкка киләчәк.

Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле шәһәрдә һәм районда 201 ишегалды төзекләндерелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев