Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Исаевлар: кешеләргә ярдәм итүгә багышланган гомер

Исаевлар гаиләсенең ике тармагының җиде вәкиле үз гомерләрен Алабуга интернат-йортында хезмәт итүгә багышлаган.

Аларның гомуми хезмәт стажы 110 елдан артык. Бүгенге сүзебез — эш турында гына түгел, ә тугрылык, шәфкатьлелек һәм чын гаилә традициясе турында да булыр.

Беренче тармакка нигез салучы — Юрий Федорович Исаев 1984 елда интернат-йортка директор урынбасары вазифасына килә, ә 3 елдан соң учреждениене җитәкли башлый. Лаеклы ялга 2002 елда авыру сәбәпле чыга. Аның казанышлары «Россия Хезмәт министрлыгының Атказанган хезмәткәре» дигән югары исем белән билгеләп үтелә.

Интернатта Юрий Федоровичның ике абыйсы да эшли — берсе котельныйда, икенчесе машина йөртүче була.

2000 елдан бирле биредә аның кызы Татьяна Юрьевна Шахматова палата санитаркасы вазыйфасында хезмәт куя. Игелекле, аралашучан һәм хезмәт сөючән, ул тиз арада хезмәттәшләренең хөрмәтен һәм тәрбияләнүчеләренең мәхәббәтен яулый. Берникадәр вакыт монда аның сеңлесе Ольга Кузнецова да палата санитаркасы булып эшли.

— Безнең гаилә һәрвакыт бик дус, эшчән булды, — дип искә ала Татьяна Юрьевна. — Бабайның биш улы һәм кызы бар иде. Ул үзе «Алабуга» совхозында эшләде, ә балалар төрле һөнәрләр сайлады.

Татьяна өчен әтисенең үрнәге һәрвакыт мөһим була, шуңа күрә ул интернатка эшкә килә дә инде. Өстәвенә, яшәве дә шул тирәдә, графигы да уңайлы. Аның өчен эштә иң мөһиме — һәр тәрбияләнүчегә карата игътибарлы, сабыр һәм игелекле булу. Психик тайпылышлары булган кешеләр белән бөтен кеше дә эшли алмый бит.

— Эшем миңа ошый, коллектив әйбәт. Тәрбияләнүчеләр дә шулкадәр еллар дәвамында безгә ияләшеп бетте: сораулар белән киләләр, безне әти-әниләре кебек көтеп алалар, — дип сөйли Татьяна Шахматова. — Әтине монда әле дә яхшы сүз белән искә алалар, шуңа куанабыз. Ул җаваплы җитәкче иде, тыңлый да һәм киңәш тә бирә белде.

Династиянең икенче тармагы Юрий Федоровичның абыйсы — Николай Исаевтан башлана, ул 1998-2010 елларда учреждениедә машина йөртүче булып эшли. Аның хатыны Зоя Васильевна интернатта 40 елдан артык пешекче була, ведомство бүләкләренә лаек.

2003 елдан аларның хезмәт династиясен шофер булып эшләүче улы Сергей Николаевич Исаев дәвам итә. Хезмәттәшләре аның намуслы һәм җаваплы булуын билгеләп үтә, Сергей Николаевич та берничә тапкыр мактау грамоталары белән бүләкләнә.

— Һөнәремне әтигә карап сайладым, — дип сөйли Сергей Николаевич. — Интернатка кадәр Сельхозтехникада эшләдем, аннары монда чакырдылар. Хезмәткәрләрне эшләре буенча йөртәм, тәрбияләнүчеләрне — тикшерүләргә, прогулкаларга алып барам. Күпме хәтерлим, без һәрвакыт эшкә яхшы кәеф белән бара идек, бер-беребезгә ярдәм иттек. Туганнар дип безне бер вакытта да якламадылар, өстенлекләр дә булмады. Төрле вакытта бүтән җиргә эшкә чакырганнары булды, тик миңа монда ошый, шуңа китмәдем.

Исаевлар гаиләсе тарихы чын кыйммәтләрнең буыннан-буынга күчүен раслый. Монда, интернат-йортта, хезмәт — ул гади бурыч кына түгел, ул — намус һәм шәфкать эше дә, монда бары тик йөрәк кушуы буенча эшлиләр. Башкача мөмкин дә түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев