Йортны һәм гаиләне су басудан ничек сакларга
Яз көне, бигрәк тә кар актив эрегән вакытта, шәхси сектор территорияләре һәм уйсу урыннар су басу зонасына эләгергә мөмкин. Милеккә зыян килү һәм бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен түбәндәге киңәшләрне үтәгез.
1. Вәзгыятьне күзәтегез
- Һава торышы фаразын даими тыңлагыз һәм якындагы сулыкларда су күтәрелешен күзәтеп торыгыз.
2. Участок һәм йортны әзерләгез
- Кар суы өй янында җыелмасын өчен, ишегалдын кардан һәм чүп-чардан чистартыгыз.
- Баз һәм подваллардан барлык кыйммәтле әйберләрне югары катларга яки чормаларга күтәрегез.
- Янучан сыеклыкларны (бензин, керосин) ышанычлы урынга, аумаслык итеп алып куегыз.
- Су суырткычлар: насослар, чиләкләр, көрәкләр әзерләгез.
3. Иң кирәкле әйберләрне җыегыз
- Документлар (су үтми торган төргәктә).
- Җылы әйберләр, су үткәрми торган кием.
- Үзегез даими кабул итә торган дарулар.
- Фонарик, батарейкалар запасы.
- 2-3 көнгә эчәргә яраклы су һәм ризык запасы.
4. Якыннарыгыз турында кайгыртыгыз
- Өлкән яшьтәге кешеләрне, авыруларны һәм балаларны ташу вакытында куркынычсыз урынга (туганнары янына) илтү яхшырак.
5. Балаларга — аерым игътибар!
- Боз китү һәм су басу вакытында сулыклар бик куркыныч: балаларны күзәтүсез елга яки күл янына җибәрмәгез.
- Балаларга юка бозга чыгу, су янында уйнау яки ташу вакытындагы боз кисәкләренә утырып йөрүнең куркыныч булуын аңлатыгыз. Салкын су һәм тиз агым хаталарны гафу итми.
Истә тотыгыз! Бу гади кагыйдәләрне үтәү сезнең мөлкәтегезне, якыннарыгызның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Язгы ташу чорында игътибарлы һәм сак булыгыз.
Бердәм коткару телефоны: 112
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев