«Йолдызлык»та — Тукай кичәсе: Алабугалылар шагыйрьне искә алды
Алабугада Габдулла Тукайны искә алу кичәсе узды.
«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге кунакларына шагыйрь тормышы турында фильм, тирән эчтәлекле шигырьләр һәм бию коллективларының чыгышлары тәкъдим ителде.
20 апрель көнне «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Габдулла Тукайга багышланган матур кичә узды. Алабугада апрель ае мондый чараларга бай булды: мәктәпләрдә, уку йортларында һәм китапханәләрдә бөек шагыйрьне иске алып, концертлар, акцияләр һәм бәйгеләр оештырылды.
Чара «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге коллективы, иҗат коллективлары, китапханәләр һәм, әлбәттә, шәһәр мәктәпләре ярдәме белән оештырылган иде. Зал тутырып килгән укучыларга Габдулла Тукайның тормыш юлы турында күңелгә үтеп керерлек фильм күрсәттеләр. Бөек шагыйрьнең биографиясен инде яттан белсәк тә, фильда күрсәтелгәннәрдән күзгә яшь килә.
Кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы турында хикәяләү матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәсәлән, әни һәм кыз дуэты — Раушания Гыйбадуллина һәм Мәликә башкаруындагы Габдулла Тукайның «Милли моңнар» шигыре һәм татар халык җыры «Әллүки» залдагы беркемне дә битараф калдыра алмагандыр дип уйлыйм. Раушания Гыйбадуллинаның искиткеч моңлы тавышы күңелнең иң нечкә кылларына кагылырга сәләтле. Шулай ук «Колибри» үрнәк бию ансамбленең «Су анасы» дип аталган бию номерын билгеләп үтәсе килә. Кечкенә кызлар су өстендә дулкынлаган төнбоек булдылар, алар тирәли гүзәл Су анасы алтын тарагы белән залда утыручыларны сихерләде.
«Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы укучысы Раида Гомәрова Тукайның иң танылган шигырьләренең берсен — "Пар ат«ны укыды. Шундый матур, сәнгатьле итеп укылган шигырьләрне тыңлаганда, татар теленең яшәве, яшь буында дәвам итүе сөендерә.
Кичәнең бизәге «Эридан» мода театры булды, алар «Ата-бабалар эзеннән» дип исемләнгән тамаша күрсәттеләр — искиткеч матур татар халык киемнәрен тәкъдир иттеләр.
Матур-матур номерлар бик күп булды, барысын да язып бетерергә бер генә мәкалә җитмәс иде. Җырлар да, шигырьләр дә, биюләр дә — барысы да югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Оештыручыларга «афәрин!» дип кенә әйтәсе килә. Тукайның мирасы яши, аны яңа буын күреп, белеп үсә, шунысы сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев