Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Тутыкмас күңел ядкяре: Зирәк Садыйкованың сакланган кулъязмаларыннан

Зирәк Хәсән кызы Садыйкова (12.06.1938-16.04.2021) – Алабуга шәһәре һәм районында хезмәт юлын вакытлы матбугатка багышлаган танылган шәхесләрнең берсе. Миндә аның каралама кулъязмалары сакланган. Кызы Зөбәрҗәт Садыйкова рөхсәте белән мин сезгә шуларның берсен тәкъдим итәм.

Туган авылыма еш кайтам. Кайткан гына саен аның киң күңелле солдат хатыннары, әбиләр, апалар, агайлар, бергә уйнап үскән ятим балачак дусларым, урман-инеш буйлары үзенә күрә ниндидер сихри бер көч белән тәэсир итә кебек тоела. Кайткан гына саен тагын, тагын кайтасы килеп тора. Авылымның урман буендагы Исмәгыйль, Гыймади, Ишбулат чишмәләре, Төбәк чишмәсе... Ачлы-туклы балачакта шул салкын чишмә суларын эчкәч, тамак туеп киткән шикелле була һәм эчкән саен эчәсене китерә иде. Әле менә хәзер дә эчкән суының тәме авызда. Читкә киткәннәрнең барысы да шулай минем кебек туган авылын, аның кешеләрен, матур табигатен юксынадыр, мөгаен. Солдат әтиләребез дә шулай юксынып, тизрәк Җиңү көнен якынайту хакына көрәшкәннәр бит. Әйе, көрәшкәннәр һәм җиңгәннәр. Аларны Җиңүгә рухландыручы, сагыш-сагынуларын басучы, гасырлардан гасырларга күчкән, гасырлар кичсә дә, һич тә тутыкмый торган «Дөм-Дөм авылы көе» бар. Ул җырны инде менә ничәмә-ничә буын кабатлый, ул аның саен халык күңеленә тирәнрәк уела, халык ядъкаре буларак, тутыккан күңелләргә шифа бирә, ерактагы хатирәләрне яңарта. Ул һаман халыкчан, ул һаман күңелгә тирәнрәк уела, уела, уела...

Безнең әтиләр дә шул җыр белән Бөек Ватан сугышында Туган илебезнең азатлыгы хакына үз-үзләрен аямыйча ут эченә кергәннәрдер. Дәһшәтле тәмугъ казаныннан исән-имин җиңеп кайту өмете белән нәкь шул җырны күңелләрендә сыздырып, сызландырып туган авылыннан китеп барганнардыр. Ә бит алар безнең авылда күбәү... бик күбәү — һәр йорт саен. Саный китсәң... бертуган бунтарь йөрәкле Имаметдин, Гыймадетдин, Вагыйз һәм Һилаҗетдин Бәдретдиновлар, кыз туганнар арасында бердәнбер Фатих Фәттахов, бертуганнар Мәбәрәкшә, Салих, Шакир, Камил һәм аларның уллары яшь егетләр Нигъмәтҗан, Дәүләтҗан һәм Нургали Закировлар, Гәбделхәй һәм Рәшит Закировлар, басынкы сабыр затлар Шакир абзыкай һәм аның ике улы, бер өй эченнән ике бертуган Нәбиулла һәм Шамил Хаҗиевлар, кайнар йөрәкле бертуганнар Шәрифулла, Нурулла һәм Хөснулла Гыйльмуллиннар, Галим абзыкай Хөснетдинов һәм аның ике улы, бертуганнар Гали, Галим һәм Шамил Гатиннар, Нигъмәтҗан һәм Гәләветдин Әхмәтшиннар, шулай ук бертуган Равил һәм Наил Юнысовлар, кызлар арасында бердәнберләре булган Сәет Муллагалиев, бертуганнар Шәмси һәм Сөләймән Шәяхмәтовлар, кызу канлы Мулләхмәт Фазлиәхмәтов, Габделхак Шакиров, Шәрәфетдин Вафин, Заһидулла Сәмигуллин, Котдус Фәттахов, Бари Хафизов, Хәсән Закиров, Галимулла, Шәкүр, Шәрәфи, Нургаяз, Заһидулла һ.б., һ.б... Алар күбәү — 200дән артык ир-егет. Бер авылдан, Дөм-Дөмнән генә бит болар. Кешелек өчен иң кадерле булган азатлык миллионнар корбаны бәрабәренә яуланды. Безнең беребезнең дә моны онытырга хакы юк. Юк! Аларның барысын бер теләк — Туган илне фашист-мәлгуньнәрдән азат итү теләге берләштергән. Аларның күбесе яу кырында ятып калды.

Сугыш җиле бер генә кешенең капкасын да читләтеп үтмәде: өе тулы бала-чагамы, яисә гаиләдә газиземе... барыбер. Тизрәк үзенең тәмугъ казанына тарта торды, яндырып юкка чыгара торды. Сугышта дүрт ел ярым алгы сызыкта көрәшеп, чын йөрәгеннән Ватан Ана хакына шәһид киткән газиз әтием Хәсән Закировның әниемә язган хатларының берсендә тасвирланганча: «Нәрсә бу, Сания бәгырем? Өнемме, әллә төшемме? Төшем дияр идем, мин алгы сызыкта окопта ятам, кешеләр бер агым булып, афәт тәгәрмәченә эләгеп керәләр дә керәләр, әйтерсең лә ул без адәм түгел. Без һаман алга, бары алга өндибез. Барабыз, егылабыз, үләбез... Әллә соң без бөтенләй фани дөньяда түгелме? Чиге булырмы моның бер?.. әйтче!»

Ачыргаланып язган хаты әле дә исән. Сез өлкән лейтенант, полк командиры урынбасары була торып, Хәсән Закиров әллә ниткән пессимистик хатлар язган дип уйлый күрмәгез тагын. Хатлары арасында ул бигрәк тә кулында ике нәние булган әниемне дә, авылда җитәкче буларак һәркемнең уй-шөгылен, гаиләсен, бала-чагасын яхшы белгән хәлдә солдат халәте сыйдыра алган кадәр, аерым алганда туганнарга, хәтта күрше-күләннәргә, дус-ишләренә җылы сәламнәрен җибәреп, дошманны тизрәк Туган илдән куып чыгару өчен фидакарьләрчә эшләргә өндәгән. Һәм тылдагылар да җиңүгә үз өлешләрен кертү өчен тырыштылар.

Кулларында сугыш коралы урынына эш коралы булды, ачлы-туклы барысы да — олысы да, кечесе дә көнне төнгә ялгап эшләделәр. Сугышка киткән ирләре, уллары өчен дә көчләрен кызганмадылар: Мәрзияттәй, Зифаттәй, Хәдичәттәй, Фатыймәттәй, Галимәттәй, Мөнәвәрәттәй, Миниямал, Миннауфа, Сәния, Шәмсия, Кайнәт апалар һ.б., һ.б... Балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән сабыйларның ни гаебе бар соң? Бернинди гаепләре дә, яннарында әтиләре дә юк. Балаларның да: Сәлимә, Зирәк, Мәгълүмә, Рафик, Мансур, Кәүсәрия, Рәмзия, Мулланур, Мирзаян, Гүзәлия, Гарифҗан һәм башкаларның барлык уй-теләкләре фашист дигән куркынычны кыйнап, җиңеп, әтиләренең тизрәк һәм туйганчы ашарлык ипи алып кайтуларын көтүгә барып тоташа. Алар моны бик телиләр, төшләрендә күреп саташалар, ләкин елап, әниләрен бик борчымаска тырышалар.

Җиңүнең никадәр авырлыклар аша яулап алынуын без беркайчан да онытмаска тиеш. Безнең өчен Җиңү көне — бик кадерле бәйрәм!

Рәсимә Сибәгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев