Җиңү көнендә Алабугада 1908 елгы винтовкадан алып 2020 елгы Калашников автоматына кадәр кораллар күргәзмәсе ачылды
Җиңү көнен бәйрәм итүдә иң кызыклы һәм популяр урыннарның берсе бүген корал күргәзмәсе булды.
Аның турында коллекция хуҗасы — Яр Чаллыдан «Отечество» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Михайлов Евгений Александрович сөйләде.
«Бу минем шәхси корал коллекциясе, — дип аңлатты ул. — Кайчандыр Калашников автоматыннан башлаган идем, барлык модельләрне җыярга теләдем, ләкин алга таба коллекциям соңгы модельләргә кадәр артты, аннары — махсус билгеләнештәге корал, снайпер винтовкалары, ә хәзер, киресенчә, Бөек Ватан сугышы коралына игъибар итә башладым. Иң борынгы корал — 1908 елгы винтовка, әле патша заманнарыннан ук, Беренче бөтендөнья сугышын узган. Ә алга таба бөтен линейка заманча төрләргә кадәр бара — 2020 елгы Калашников автоматының соңгы моделенә кадәр. Шулай ук заманчадан алып Бөек Ватан сугышы чорына кадәр пистолетлар, амуниция тәкъдим ителә. Барысын да тотып, киеп карарга, фотога төшәргә мөмкин. Һәм төрле гранатометлар, пулеметлар бар».
Алабугага мондый күргәзмә белән ул беренче тапкыр килгән.
«Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы белән хезмәттәшлек итәм, сезнең кадетлар белән берничә чара оештырдык. Менә бүгенге бәйрәмгә дә чакырдылар», — дип өстәде коллекционер.
Коллекциядә күпме экспонат барлыгын ул төгәл санамаган, ләкин күптән түгел тагын берне сатып алган, тагын берсе — юлда, ул хәзер Мәскәүдән килә. Якынча әйткәндә анда 40 автомат, 6 пулемет, 6 снайпер винтовкасы, 8 берәмлек махсус корал һәм 11 пистолет бар.
«Барысын да күргәзмәгә чыгармыйм. Алары бик кыйммәт», — ди Евгений Александрович.
Күргәзмәне карарга гаиләләре белән килделәр: ирләр, хатын-кызлар, балалар.
«Балаларга амуниция, каскалар кидерсәләр, Җиңү Байрагы белән фотога төшсәләр — аеруча күңел була. Шунысы куандыра, кешеләрдә тарихны тапшыру культы сакланып калган. Кызлар да коралга тартыла, аларга аны тотып каравы, каска киюе кызык. Яшьләрнең кызыксынуына күңел сөенә, — дип хис-кичерешләре белән уртаклаша «Отечество» җитәкчесе. — Без дөрес юнәлеш күрсәтеп, тарих турында кызыклы итеп сөйли алсак — яшьләр кызыксына башлый. Безнең бурыч — бездә дөрес тәрбияле лаеклы алмаш үсәргә тиеш».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев