Җиңү бәйрәмендә Алабугада инсталляцияләр эшләде
Бүген Җиңү көне уңаеннан тантаналар уза торган «Молодежный» стадионында төрле инсталляцияләр җәелдерелде.
Аларның берсе хәрби-кыр почтасына багышланган иде. Аны 8 нче мәктәп, 29 нчы һәм 28 нче балалар бакчалары коллективлары әзерләгән.
Сугыш елларында кыр почтасы фронтка һәм фронттан мәгълүматлар тапшыруның төп юлы була. Ай саен алгы сызыкка 70 миллионнан артык хат, 30 миллионнан артык газета һәм сугыш хәрәкәтләренең төрле юнәлешләренә санап бетергесез посылкалар җибәрелә. Ул заманда конвертларны табуы кыен була, алар махсус йөкләмәләр өчен генә тотыла. Хатлар гади кәгазь битләргә, гадәттә карандаш белән языла. Мондый хатлар маркировка таләп итмәгән, аларны ябыштырмаганнар. Шулай итеп, өчпочмак хатлар фронт чоры символына әверелә. Почтальоннар гаҗәеп батырлык күрсәтәләр — хатларны ут астында туп-туры окопларга илтәләр.
Палаткада мәктәп музейларыннан һәм шәхси архивлардан экспонатлар, шулай ук тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары биргән әйберләр бар.
Бераз алга таба «Хәтер марафоны» инсталляциясе урнашкан. Монда СВО да һәлак булган сугышчыларның фотосурәтләре урнаштырылган. Ә Хәтер аллеясында теләгән һәркем үз Героеның исемен яза һәм аның исеме язылган кәгазьне беркетә ала. Бу инсталляцияне инженер-технологик лицей әзерләгән.
Бәйрәмдә шулай ук «Доверие» комплекслы үзәгеннән «Социаль йорт» инсталляциясе дә эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев