Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы хуҗалыклары масштаблы чәчүгә тулысынча әзер

Район буенча бодай чәчүнең гомуми планы — 1190 гектар.

Һава торышы аграрийларның планнарына үзгәрешләр кертә. Районда язгы чәчү уңайсыз шартлар аркасында тоткарлана. Шулай да, район башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашудан соң ышандырганча, хуҗалыклар йөз процент әзерлектә тора.

«Һава торышын көтәбез», − дип язды ул үзенең Телеграм-каналында.

Тоткарлыкларга карамастан, эшләр тукталып тормый. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, «Мир» җәмгыяте инде язгы бодай чәчүгә кереште. 50 гектар мәйданда орлык чәчелгән.

Район буенча бодай чәчүнең гомуми планы — 1190 гектар.

Быел аграрийларга барлыгы 22,7 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчәргә кирәк. Һава торышы рөхсәт итү белән техника кырларга чыгачак, һәм эш темплары, һичшиксез, артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев