Яшьләр өчен тере үрнәк: подполковник Иван Трофимов тарихы
Армия, педагогика, тарих һәм мәдәният — үзара бәйләнештә булмаган бу өлкәләр яшьтән үк аның язмышына әверелгән.
Иван Иванович Трофимов 1939 елда Иске Үтәгән авылында туа (бу авылның беткәненә инде 40 елдан артык). Районда бердәнбер булган татар авыл мәктәбен — җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1950 елларда аның гаиләсе Алабугага күченә.
Иван Иванович Алабуга педагогия институтына укырга керү турында хыяллана, ләкин ул сайлаган читтән торып уку бүлекләре 1954 елда ябыла. Шуннан соң ул культпросвет мәктәбенә китә, ләкин тиз арада бу уку йортының аның өчен түгеллеген аңлый. Пединститутка филология факультетына укырга керә, ә 1963 елда, укуын тәмамлаганнан соң, хәрби форма кия. Язмыш җебе әнә шулай үрелә.
Хәзерге вакытта хәрби хезмәт ветераны, отставкадагы подполковник Алабуга районы ветераннар (пенсионерлар) советының лекторлар төркемен җитәкли.
Язмыш юллары
1963 ел Иван Трофимов өчен бай була: туй, сержантлар мәктәбендә, аннары Кировта запастагы офицерларның кыска вакытлы курсларында уку, өйгә кайту, Алабуга районының Бондюг бистәсенә (хәзер ул Менделеевск шәһәре) күчү һәм махсус мәктәптә укытучы булып эшләү.
Бер елдан соң Иван Ивановичка армиядә политработник вазифасын тәкъдим итәләр — ул ризалаша. Владимирда ПВО гаскәрләренең Үзәк офицер курсларында укый, аннары Ленинград югары хәрби-сәяси училищесы филиалында белем ала. Сайлау өчен аңа өч «почта тартмасы» тәкъдим иттеләр — ул вакытта ябык шәһәрләрне шулай атыйлар: Мурманск янындагы Оленегорск, Рига яны яки Мәскәү яны. Шуны сайлый да.
— Бу — космик киңлекне контрольдә тотуның яңа үзәге иде. Мин политбүлек башлыгының комсомол эше буенча ярдәмчесе булып хезмәт иттем, минем карамакта 300 солдат һәм 700 офицер булды.
Берничә елдан соң Иван Ивановичка Курил утрауларына китәргә тәкъдим итәләр. Аннары Усть-Камчатск, Ленинград хәрби округы, Ленинград була. Тагын Камчатка, ә алга таба — Мәскәү округының Долгопрудныйдагы ПВО ның 10 нчы корпусы.
— Нигездә пропаганда бүлекләрендә эшләдем: лекцияләр укыдым, әңгәмәләр үткәрдем, дөнья һәм илдәге вакыйгалар турында сөйләдем. Кораллы көчләрдән 1987 елда подполковник булып эштән киттем. Илебез өчен авыр еллар башланган чор иде.
1988 елда Иван Трофимов «Шереметьево» халыкара аэропортына сәяси бүлек инструкторы булып урнаша — ул вакытта ул Халыкара һава элемтәләренең үзәк идарәсе дип атала.
Советлар Союзы таркалганнан соң политбүлекләр һәм алар белән бәйле вазыйфалар бетерелә, шуңа күрә ул хәрби-мобилизация бүлеген җитәкли башлый. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе военкоматлары буенча йөреп, шәхси состав һәм техника сайлап алу белән шөгыльләнә. Барлыгы 22 ел эшли, 2010 елда 70 яшендә эштән китә һәм туган шәһәре — Алабугага әйләнеп кайта.
Патриотлар тәрбияләү
Иван Ивановичның язмышы кая гына ташламасын, ул туган илгә мәхәббәтен һәм ата-бабаларына булган хөрмәтен саклап кала алган. Алабугада яшәп, ул яшь буынга илебез тарихына, шул тарихны булдыручыларга хөрмәт тәрбияләү эшендә хезмәт куя. Аның кул астындагы лекторлар төркемен (ә бу — үз эшенә бирелгән 24 ветеран) шәһәр һәм авыл уку йортларында, балалар бакчаларында, барлык гомумшәһәр чараларында күрергә мөмкин.
— Мин гомер буе солдат һәм офицерлар тәрбияләдем. Һәм дустым Михаил Трапезников мине балалар һәм яшүсмерләр белән эшләргә чакыргач, шундук ризалаштым. Кешене җәмгыять тәрбияли: гаилә, мәктәп, дуслар, танышлар. Геройлар булып тумыйлар, аларны тормыш үзе герой итә, дип сөйлибез. Бөек батырлыклар кылу мәҗбүри түгел, лаеклы кеше булырга кирәк.
АМР ветераннар (пенсионерлар) советының лекторлар төркеме берничә юнәлеш буенча эш алып бара: хәрби-патриотик тәрбия, рухи-әхлакый, мәдәни-агарту, хокукый, хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү. Нигездә батырлык дәресләре, балалар өчен мөһим мәсьәләләр буенча әңгәмәләр үткәрәләр.
— Очрашуларда без Бөек Ватан сугышы геройлары, тыл хезмәтчәннәре — әтиләребез, бабаларыбыз язмышына басым ясыйбыз. Әфган һәм Чечен сугышларында катнашучылар — аларның лаеклы варислары. Бу егетләрнең безнең лекторлар төркеменә кушылуына мин бик шат, чөнки балалар һәм яшүсмерләр өчен тере үрнәк мөһимрәк.
***
Сүз уңаеннан, Иван Иванович — Алабуга төбәге тарихы турында өч китап авторы, абыйлары белән бергә Иске Үтәгән авылында сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган якташларына һәйкәл куйган һәм елга бер тапкыр шунда очрашулар үткәрә. Намуслы хезмәте өчен тугыз медаль, «Шереметьево халыкара аэропорты» алтын күкрәк билгесе, «Илнең ПВО гаскәрләре» һәм «Танылу» мактау билгеләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев