Ял көннәрендә Алабугада кая барырга: гастрофестиваль, футбол һәм зур хоккей
Алдагы ял көннәре Алабугада вакыйгаларга бай булачак.
Шимбә-якшәмбе ялларында профессиональ шеф-пешекчеләрнең мастер-классларыннан башлап республика дәрәҗәсендәге спорт ярышларына кадәр чаралар көтелә.
Футзал буенча Татарстан Республикасы беренчелеге (2 нче лига)
17 апрельдән 19 апрельгә кадәр «Бердәм Россия» спорт комплексында футзал матчлары узачак:
- 17 апрельдә — 12:40-22:00
- 18 апрельдә — 9:00-21:00
- 19 апрельдә — 9:00-17:00
«Пир в мир» гастрономия фестивале
Шимбәнең төп бизәге — профессиональ шеф-пешекчедән мастер-класс. Сезне вок-токмач (вок-лапша) әзерләү серләренә өйрәтәчәкләр. Шулай ук кунакларны традицион ярминкә, Григорий Галкин һәм башка артистлар катнашында шоу-программа көтә.
Башлана: 18 апрельдә 11:30 сәгатьтә, Ленин мәйданында.
Футбол: Татарстан Суперкубогы
- 18 апрельдә 14:00 сәгатьтә Үзәк стадионда «Алабуга» ФК (Алабуга) һәм «Әлмәт» ФК (Әлмәт) очрашачак. Керү ирекле.
Хоккей: Алабуга районы башлыгы Кубогы
Ярышта Алабуга, Казан, Лениногорск, Әлмәт һәм Яр Чаллыдан ир-атлар командалары катнашачак.
Турнирның тантаналы ачылышы — 18 апрельдә 11:15 сәгатьтә. Ябу тантанасы — 19 апрельдә 16:15 сәгатьтә. Призерларны өч тапкыр дөнья чемпионы һәм биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зариповтан бүләкләр көтә.
Барлык чараларга да керү ирекле.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев