Герпетолог бакча участогын еланнардан ничек сакларга кирәклеген сөйләде
Ул шулай ук елан белән очрашканда нишләргә кирәклеге турында да сөйләде.
Бакча участогын еланнардан 100 процентка саклап калу мөмкин түгел, чөнки бернинди химикатлар да камил дәрәҗәдә эшләми. Бу хакта герпетолог Владимир Черлин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
— Еланнар гадәттә качарга мөмкин булган җирләрдә яши: чүп-чар, өелгән ботаклар арасында яисә өй алды баскычы астындагы буш урыннарда, — дип аңлатты Черлин.
Шул рәвешле, участокта тәртип урнаштыру да еланнар килү куркынычын сизелерлек дәрәҗәдә киметә.
Герпетолог шулай ук елан белән очрашканда нишләргә кирәклеге турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстанда яшәүче агулы еланнар кешегә беркайчан да үзләре беренче булып ташланмый.
— Аларның ике төрле реакциясе булырга мөмкин: яисә качып калалар, яисә күренмәс өчен бөгәрләнеп, кузгалмыйча яталар. Әгәр мондый еланны күрсәгез, аңа сокланып карап торырга гына мөмкин, алар бик матур, — дип билгеләп үтте белгеч.
Черлин әйтүенчә, әгәр кеше еланга карата агрессия күрсәтсә — таяк белән төртсә, тотарга маташса һәм башкалар, елан чагарга да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев