Геннадий Баганов: «Без бер урында тормадык — ветераннар хәрәкәте традицияләрен саклап, яңаларын булдырдык»
Алабуга районы Ветераннар советы рәисе оешманың бишьеллык йомгаклары, көмеш волонтерлык һәм Россия халыклары бердәмлеге елына планнар турында сөйләде.
Алабуга районында ветераннар хәрәкәтендә яшь буенча 22 меңнән артык пенсионер, 145 башлангыч оешма һәм йөзләгән актив ирекле хезмәткәрләр исәпләнә. Биш ел бу зур иҗтимагый структураны Геннадий Петрович Баганов җитәкли. Хисап-сайлау конференциясе алдыннан без аның белән ветераннар бергәлегенең бүген ничек яшәве турында сөйләшү өчен очраштык.
− Геннадий Петрович, биш ел — аз вакыт түгел. Сезнең команда хисапка нинди төп нәтиҗәләр белән килә?
− Кыскача әйткәндә — без бер урында тормадык. Бу еллар эчендә ветераннар хәрәкәте традицияләрен саклап кына калмыйча, яңаларын да барлыкка китердек. Без коммуникацияләр системасын тулысынча үзгәртеп кордык: бүген социаль челтәрләрдә эшлибез, «Ветераннар Советы Президиумы», «Ветераннар активы», «Көмеш волонтерлар», «Лекторлар төркеме», «Авыл төркеме», «Комсомол ветераннары», «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар» һәм башка төркемнәр оештырылды. Бу мәсьәләләрне оператив хәл итәргә һәм ярдәмгә мохтаҗ яисә үзе ярдәм итәргә әзер булган һәркем белән элемтәдә булырга мөмкинлек бирә.
Эшебезнең башы пандемиянең катлаулы чорына туры килде. Бу вакытта без оператив рәвештә онлайн-форматларны үзләштердек, әмма иң мөһиме − пенсионерларны игътибарсыз калдырмадык. Үзәк район хастаханәсе һәм социаль хезмәтләр белән бергә аз хәрәкәтләнүчеләргә булыштык, прививка ясатуда катнаштык, аңлату эшләре алып бардык. Бу ныклыкка тикшерү булды, һәм без аны бергә җиңеп чыктык.
− Соңгы еллардагы төп темаларның берсе − фронтка ярдәм итү. Ветераннар оешмасы бу эшкә ничек кушылды?
− Махсус хәрби операция башлангач, без читтә кала алмадык. Безнең Көмеш волонтерлар шәһәр һәм районның барлык гуманитар штабларында эшли. Фронт өчен гуманитар ярдәмне ветераннар даими әзерләп җибәрә. Алар моны гадәттә «Благомир» хәйрия үзәге аша эшлиләр − соңгысы, сүз уңаеннан, бу елның февралендә җибәрелде.
Махсус юнәлеш − Донбасс мәктәпләренә ярдәм итү. Без өч гуманитар йөк җибәрдек, хәзер дүртенчесен — Луганск өлкәсенең Рубежное шәһәрендәге мәктәп өчен формалаштырабыз. Һәм, әлбәттә, «Ветераннар — фронтка» акциясе. Без хәрбиләрнең ихтыяҗларына акча җыябыз.
− Көмеш волонтерлык — бүген ул гади сүзтезмә генә түгел, ә тулы бер хәрәкәт. Бу эш ничек алып барыла?
− Бу безнең төп казанышларыбызның берсе. Без «ДОБРО. РФ» платформасында теркәлдек, анда үз эшчәнлегебезне теркәп барабыз. Ветераннар советы каршында дүрт секцияле «Көмеш волонтерлар мәктәбе» булдырылды: ачыклык, сәламәтлек саклау, гаилә кыйммәтләре һәм мохтаҗларга ярдәм. Бу юнәлешне Илиза Чернышева координацияли.
Безнең волонтерлар бөтенроссия акцияләрендә катнаша. 2024 елда «Кызыл канәфер» акциясендә без республика буенча икенче урынны алдык, ә 2025 елда беренче булдык. Бу безнең дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезне күрсәтә.
− 5 ел эчендә лекторлар төркеме балалар һәм яшьләр белән 1500 дән артык очрашу үткәрде. Бу нинди эш?
− Лекторлар төркеме — безнең горурлыгыбыз. Аңа запастагы офицерлар, педагогик хезмәт ветераннары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шул исәптән МХОда катнашучылар керә. Алар мәктәпләргә, көллиятләргә, институтка бара. Темалар күптөрле. Лекторлар төркеме тәҗрибәсен ике тапкыр республика дәрәҗәсендә тәкъдим итеп, югары бәя алдык.
Без сөйләп кенә калмыйбыз — без яшьләргә хәтеребезне җиткерергә тырышабыз. Балаларның әңгәмәгә кушылуларын, сораулар бирүләрен һәм идеяләр тәкъдим итүләрен күргәндә, без хезмәтебезнең юкка түгеллеген аңлыйбыз.
− Тагын нинди юнәлешләрне төп юнәлешләр дип саныйсыз?
− Патриотик тәрбия һәм хәтерне мәңгеләштерү. Без митингларда катнашабыз, хакимият белән берлектә истәлек такталарын ачабыз, обелискларның торышын күзәтәбез. Ел саен сугышта катнашучыларның һәйкәлләренә һәм каберләренә ревизия уздырабыз.
Спорт волонтерлыгы да мөһим. «Триумф», «Прогулка с врачом» клублары, «Прикамнефть» нефть-газ чыгару идарәсе базасындагы «Актив озын гомер» үзәге, шахмат турнирлары, скандинавия йөреше, ГТО нормаларын тапшыру, йөзү, Россия чаңгы йөгерешендә, җиңел атлетика йөгерешләрендә катнашу, бильярд һәм башкалар — болар барысы да безнең ветераннарыбыз өчен сүз генә түгел, ә яшәү рәвеше дә.
− Ветераннарның мәдәни тормышына килсәк?
− Өч меңнән артык өлкән яшьтәге алабугалы мәдәни вакыйгаларда актив катнаша. Безнең иҗат коллективлары барлык авылларда да диярлек бар, барлыгы 25 төркем. Шәһәрдә 10нан артык коллектив — солистлар, декоратив-гамәли сәнгать осталары — алар шәһәр һәм республика мәйданчыкларында чыгыш ясыйлар. Без «Алабуга-Арт» фестивалендә, «Балкыш» конкурсында, Бөтенроссия Спас ярминкәсендә һәм башкаларда катнашабыз.
Узган ел президиум әгъзалары Любовь Котлова һәм Анатолий Разживинның фәнни монографияләре дөнья күрде. Ә быел безнең инициатива белән Пушкин исемендәге китапханәдә «Колокольчик» пенсионерлар клубы эшли башлады.
− Биш ел эчендә яңа беренчел оешмалар булдырылды. Бу процесс ничек бара?
− Ел саен президиум әгъзалары беренчелеккә чыга, яңа оешмалар булдыру буенча айлык үткәрәбез. Бу юнәлештә без район башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриевның тулы ярдәмен тоябыз. Шуның нәтиҗәсендә ветераннар хәрәкәте географиясен киңәйтергә, яңа коллективларны һәм территорияләрне колачларга мөмкин булды.
− 2026 елга планнар нинди?
− Бу ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстанда ул шулай ук хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Габдулла Тукай елы буларак уза. Безнең алда әлеге мәгънәләрне лекцияләр, очрашулар, мәдәни вакыйгалар аша популярлаштыру бурычы тора. Без инде эшли башладык: февральдә яшьләр белән бергә Алабугада Россия халыклары бердәмлеге елын ачтык, системалы рәвештә төрле чаралар үткәрәбез.
Күчмә семинарларны дәвам итәргә, башка районнардагы хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашырга уйлыйбыз. Һәм әлбәттә, волонтерлык эшендә темпны киметмәскә, фронтка ярдәм итәргә һәм патриотик тәрбия бирергә.
− Геннадий Петрович, шәхсән сезнең өчен Ветераннар советы рәисе булу нәрсәне аңлата?
− Бу бик зур җаваплылык. Ләкин минем янда — җәмгыять мәнфәгатьләренә ихлас хезмәт итүче кешеләр. Без төрле, әмма безне файдалы булу теләге берләштерә. Янда булган һәркемгә рәхмәт. Район башлыгына һәм безнең инициативаларны хуплаучыларга да рәхмәт. Без барлык хезмәтләрнең: башкарма комитетның, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлекнең, мәдәният һәм сәнгать колледжының, КФУ Алабуга институтының, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең, Леонид Барышев һәм Вадим Махеев йөзендә «Махеев» хәйрия фонды, шәһәр һәм районның хезмәт коллективлары һәм учреждениеләре, авыл җирлекләре башлыкларының ярдәмен тоябыз. Бер генә мисал, мин көн саен риясыз, үз ирекләре белән фронт өчен эшләүче йөзләгән ветераннар белән сокланып туя алмыйм. Бергә без күп нәрсәне булдыра алабыз.
***
Әңгәмәне тәмамлагач, Геннадий Петрович беразга тәрәзә янында туктап калды: тәрәзә артында — язгы Алабуга, ветераннар әлеге шәһәргә еллар буе хезмәт куйган, ә хәзер аңа үз вакытларын һәм зирәклекләрен бүләк итәләр. Алда − яңа бурычлар һәм яңа эшләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев