Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Газетага тугрылык өчен татлы приз: Алабуга укытучысы 5 кг шикәр отты

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталары редакциясе язылучылар арасында уздырылган конкурска нәтиҗә ясады.

Уен шартлары буенча өч җиңүче билгеләнде, аларның һәрберсе хуҗалыкта бик кирәкле призга — 5 кг шикәр комына лаек булды. Бу татлы бүләкне алучы җиңүчеләрнең берсе — 8 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимофеева Людмила Габделбәр кызы.

Людмила Габделбәр кызы «Алабуга нуры» газетасын инде 15 елдан артык яздырып ала.

«Иң элек һәрвакыт шәһәр яңалыкларын укып чыгам, — дип уртаклаша педагог. — Шулай ук газета битләрендә хезмәттәшебез Хәшия Тимерхановнаның шигырьләрен һәм очеркларын күреп, коллегабыз белән бик горурланабыз. Аларны мин дәресләрдә укучыларыма да һичшиксез укыйм».

Людмила ханымның кулы җиңел — 2024 елда да ул газетага язылучылар арасында уйнатылган бүләкне откан булган. Ул вакытта бик матур картина алдым, ди Людмила Габделбәр кызы. Ул үзен чынлап та бәхетле кеше дип саный, чөнки аның яраткан эше, кайгыртучан ире, кызы һәм улы, дүрт гүзәл оныгы һәм тирә-ягында яхшы кешеләр бар.

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм искәртеп үтәбез: «районка» белән калыгыз, киләсе юлы уңыш нәкъ сезгә елмаер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев