Финиш сызыгында ике «бишле»: Алабугада 55 нче тапкыр традицион эстафета узды
Бөек Җиңү көненә һәм Татарстан матбугаты көненә багышланган бу ярышларда район мәктәпләре, көллиятләре, предприятие һәм оешмалары катнашты.
5 майда Алабуганың Үзәк стадионында «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары призына юбилейлы, 55 нче җиңел атлетика эстафетасы үткәрелде. Бөек Җиңү көненә һәм Татарстан матбугаты көненә багышланган бу ярышларда район мәктәпләре, көллиятләре, предприятие һәм оешмалары катнашты. Ветераннар советы да читтә калмады — алар үз үрнәкләре белән спортның һәр яшьтә дә мөһим булуын исбатладылар.
Тантаналы ачылыш вакытында катнашучыларны Алабуга муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов һәм газеталарның баш мөхәррире Сабина Качаева тәбрик итте. Бәйрәм рухын Наталья Прохорова һәм «Гүзәл» дуэтының җырлары тагын да күтәрде, ә баш судья Юрий Затеев ярыш кагыйдәләре белән таныштырды.
Ярыш нәтиҗәләре:
Мәктәпләр арасында:
- Инженер-технология лицее (9 нчы мәктәп);
- «Адымнар» күппрофильле белем бирү үзәге;
- 8 нче урта мәктәп.
ВУЗ һәм ССУЗлар арасында:
- Суворовчыларның беренче командасы;
- Суворовчыларның икенче командасы;
- Алабуга политехника көллияте.
Оешмалар арасында:
- Алабуга үзәк район хастаханәсе (ЦРБ);
- 25 нче «Родничок» балалар бакчасы.
Җиңүчеләр кубоклар, дипломнар һәм татлы бүләкләр алды. Оештыручылар бүләкләр өчен «Эссен Продакшн АГ» компаниясенә һәм шәхсән Леонид Барышевка рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев