Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Дөм-Дөмдә тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына хөрмәт күрсәттеләр

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы якынлашканда, Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авыл җирлегендә игелекле чара узды. Бу көннәрдә авылның иң өлкән кешеләре — тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары кадер-хөрмәткә күмелде.

9 Май бәйрәме алдыннан Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге башлыгы Назилә Галиева, җирле депутатлар, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе ветераннарның өйләренә бардылар. Алар авылдашларын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик иттеләр.

Очрашулар барышында ветераннарыбызга Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Без сезнең алдыгызда баш иябез. Сезнең сабырлык, авыр еллардагы фидакарь хезмәтегез — яшь буын өчен чын үрнәк. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп, озын гомер итүегезне телибез», — диләр әлеге акцияне оештыручылар.

Өлкәннәребез исә күрсәткән игътибар һәм хөрмәт өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Күзләрдәге шатлык яшьләре һәм җылы рәхмәт сүзләре бу очрашуларның никадәр мөһим булуын тагын бер мәртәбә раслады.

Мондый чаралар районда традициягә әверелде. Безнең бурыч — тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбызның исемнәрен онытмау һәм аларга һәрвакыт терәк булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев