Диссертациядән монографиягә кадәр: Наип Лаисовның фәнни мирасы
Алабуга галиме, әдәбият белгече һәм профессор Наип Лаисов гомеренең күп өлешен Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә багышлаган.
Татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның олы юбилеена санаулы көннәр калып килә. Алабуга бу зур бәйрәмне каршы алырга әзерләнә: апрель ае буена концертлар, шигырь уку конкурслары, төрле акцияләр уздырыла, Тукай скверында соңгы штрихлар ясала... Татар дөньясы бөек шагыйрьнең туган көнен билгеләп үтәргә әзер.
«Алабуга нуры»ның 13нче санында Гөлзадә апа Әхтәмова турында материал язып чыккан идек. Ул — үз иҗатының күп өлешен Тукайга багышлап, аның тормыш юлын өйрәнүче галим һәм шагыйрә. Бу санда шулай ук Алабугада билгеле булган Наип абый Лаисов турында язасыбыз килә. Аның фәнни эшчәнлеге шулай ук Тукай белән тыгыз бәйләнгән.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Лаисов Наип Хәбибнаҗар улы 1935 елның 10 августында Актаныш районы Түбән Яхшый авылында туа. 1950-1954 елларда Минзәлә педагогика училещесында укый. Өч ел армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, 1957-1962 елларда Алабуга педагогика институтының рус-татар бүлеген тәмамлый һәм әлеге институтта үз юлын таба. Аның тормыш юлы укыту эше һәм фәнни хезмәт белән үрелеп бара. 1980-1989 елларда институтның уку-укыту эшләре буенча проректор, 1989-2000 елларда ректор булып эшли. 1994 елдан — татар әдәбияты кафедрасы мөдире, 1996 елдан — профессор.
Сүз башым Тукай турында иде бит. Наип абый Лаисов — Тукайның иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән галим. 1970 елда ул «Тукай лирикасы (метод һәм жанр мәсьәләләре)» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1985 елда — «Г. Тукай. Очерк жизни и творчества» китабы, 2002 елда — «Поэзия Тукая — в русских переводах» монографиясе дөнья күрә. «Казан утлары», «Совет мәктәбе» кебек газет-журналларда Тукай һәм башка язучылар турында дистәләгән мәкаләләре басылып чыга.
— Аспирантурада укыганда диссертация язу өчен тема сайларга кирәк иде, миңа Габдулла Тукай темасын тәкъдим иттеләр. Аның турында Ибраһим Нуруллин күп язган. Мин риза булдым. Шуннан кереп киттем. Диссертация рус телендә язылды, яклап чыктым. Һәрбер жанрга анализ ясадым, яклаганда уңай кабул иттеләр. Шуннан соң берничә китап чыкты, әлеге диссертация да китап итеп чыкты. «Алабугада татар язучылары» дигән брошюра да чыгарырга насыйп булды.
Шуны билгеләп үтәсе килә, аның Тукай иҗаты белән кызыксынып, шул темага фәнни эшләр багышлавына Маһинур Фәйзуллинаның да йогынтысы булган. Ул шулай ук әле 1943 елда ук Тукайга багышланган кандидатлык диссертациясе яклый.
Наип абый безгә «Поэзия Тукая — в русских переводах» монографиясе турында да бераз сөйләде:
— Әлеге монография өч бүлектән тора. Бик озак эшләнде әлеге хезмәтем. Материалны җыеп бардым, һәм ниһаять, 2002 елда дөнья күрде. Бик күп рус авторлары Тукайның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткәннәр, — ди Наип абый. Ләкин ул ассызыклаганча, рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрнең саны мөһим түгел, сыйфаты мөһим. Шуңа күрә монографиянең икенче бүлеген ул «Не числом, а умением» дип атаган.
2022 елда татар классигының шигъри мирасын тәрҗемә итү турындагы охшаш темага диссертацияне илдә һәм чит илләрдә танылган рус телле шагыйрә Лилия Газизова яклый. Эшендә ул Наип абый Лаисов хезмәтләренә таяна.
Наип абый чыннан да Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүгә, аның белән бәйле фәнни хезмәтләр чыгаруга бөтен гомерен багышлаган. Күпме сәгатьләр, көннәр архив бүлмәләрендә узган, күпме китаплар һәм фәнни хезмәтләр өйрәнелгән... Наип абый үзе генә беләдер. Ләкин нәтиҗә — искиткеч! Ул язган монографияләр күп әдәбиятчылар, галимнәр өчен өстәл китабы булырлык дәрәҗәдә.
Фотода: Наип Лаисов һәм Рәхим Гайсин (уңда). 2010 ел. / ФОТО: Р. Гайсинның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев