Быел Чаллыда Соколкага елга рейсы туктатылды
Бу хакта әлеге юнәлештә йөрүче М-8 теплоходының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Финанс кыенлыклары сәбәпле, быел Яр Чаллы — Соколка маршруты буенча елга рейсы йөрмәячәк. Бу хакта әлеге юнәлештә йөрүче М-8 теплоходының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
— Хөрмәтле пассажирлар! Финанс кыенлыклары аркасында М-8 теплоходы 2026 елгы навигациягә чыкмаячак, — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Шул ук вакытта теплоходның матбугат хезмәтендә өстәмә рәвештә белдерүләренчә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы «бәлки» Чаллыдан Соколкага даими рейсларны яңартырга мөмкинлек бирүче юл табар.
Комментарийларда пассажирлар билгеләп үткәнчә, алар моңа кадәр Чаллы елга портына мөрәҗәгать иткәннәр, әмма анда бу мәсьәләнең аларның вәкаләтләренә кермәвен һәм карарны республиканың профильле министрлыгы кабул итүен аңлатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев