Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабугада «Безнең ишегалды» программасы буенча 13 ишегалды төзекләндереләчәк

Төзекләндерүнең йомгаклау схемалары инде «БиПиум» системасына йөкләнгән һәм хәзерге вакытта килештерү этабын үтә.

2026 елда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында шәһәрдә 13 ишегалды территориясе тәртипкә китереләчәк. Хәзерге вакытта урам җиһазлары һәм балалар мәйданчыклары җиһазларының спецификациясе формалаштырылган, документлар җитештерүчеләрдән сатып алу өчен әзерләнә. Төзекләндерүнең йомгаклау схемалары инде «БиПиум» системасына йөкләнгән һәм раслану процессында.

Моның белән беррәттән, эшләрне челтәр оешмалары (коммуналь хезмәтләр) һәм республиканың капиталь ремонт программасы белән үзара яраштыру (синхронизацияләү) алып барыла.

Исегезгә төшерәбез: «Безнең ишегалды» масштаблы проектының инициаторы — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Программа ишегалды инфраструктурасын үстерүнең иң актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев