Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабуга лагерьларында 5 мең бала ял итәчәк: 2026 елгы бәяләр һәм ташламалар исемлеге

Алабуганың шәһәр һәм мәктәп яны лагерьларында бу җәйдә 5000 бала ял итә һәм сәламәтләнә алачак. Уку елы дәвамында барлыгы 8000нән артык бала көч җыя алачак.

Әлеге мәгълүмат белән Алабуга районында балалар ялы кураторы Юлия Пивторонис уртаклашты.

— ТРның «Яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасы кысаларында җәйге ялга республика бюджетыннан акчаны һәр муниципалитет ала. Быел бу сумма ярты миллион сумга якын тәшкил итәчәк. Ел саен, июнь аенда, без районыбызга планлы күрсәткечләр бирәбез. Быел әлеге проект кысаларында 3541 кеше ял итә алыр дип планлаштырыла. Сүз уңаеннан, без 5 лагерьны җитәклибез, − диде Юлия Пивторонис.

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе ничек уза?
Аларның икесе — «Лесная сказка» һәм «Юный строитель» — Татарстан Яшьләр министрлыгы ярдәмендә эшли. "Лесня сказка"да ял профильле юнәлешләр буенча оештырылган: мәсәлән, спорт яки музыка сменалары. "Юный строитель"дә активистларны, волонтерларны һәм "Беренчеләр хәрәкәте«ндә катнашучыларны көтәләр. Бирегә ташламалы юлламалар сатып алырга мөмкин — алар бюджет һәм коммерция оешмалары хезмәткәрләренең балалары өчен дә каралган.

Моннан тыш, баланы «Радуга» лагерена җибәрү мөмкинлеге бар (ул Чаллы янында урнашкан). Анда, аерым алганда, МХОда катнашучыларның балалары өчен юлламалар каралган.

КФУның Алабуга институты студентлары һәм Университет мәктәбе укучылары өчен «Буревестник» лагере эшли. «Татнефть» компаниясенең «Космос» шәһәр читендәге лагере дә бар.

Моннан тыш, барлык мәктәп яны лагерьларында да җәйге ял оештырылачак. Бу 5 нче сыйныфка кадәрге балалар өчен 1620 юллама.

Лагерьда ял күпме тора?
Ел саен Алабуга лагерьларында 8 меңнән артык бала ял итә. Һәм бу бөтен уку елы дәвамында. Җәйнең өч аенда гына да биредә 5 меңгә якын бала ял итәргә өлгерә.

Быел юлламаларга бәяләр узган сезон дәрәҗәсендә калачак.

«Юный строитель». Әти-әниләре бюджет өлкәсендә эшләүче балалар өчен юллама 10 737 сум тора. Профильле сменаларга (мәсәлән, активистлар һәм волонтерлар) барган балалар өчен бәя түбәнрәк − 3 400 сум (смена 7 көн дәвам итә).

«Лесная сказка». Профильле сменаларга (спорт, музыка) юллама 8 745 сумга төшәчәк.

Сменаны кем җитәкли?
Әгәр смена профильле булса, барысы да юнәлешкә бәйле. Әгәр дә бу спортчылар икән, әйдаманнар булып тренерлар үзләре эшли. Әгәр бу музыкаль смена икән — музыка мәктәбе укытучылары булачак. «Беренчеләр хәрәкәте» булса, тренингларны әлеге хәрәкәт активистлары үткәрәчәк.

Әзерлек дәрәҗәсе
Лагерьларның балалар ялына әзерлеген ел саен махсус ведомствоара комиссия әгъзалары күзәтчелек органнары вәкилләре (янгын сүндерүчеләр, Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм башкалар) белән берлектә тикшерә. Барлык лагерьлар да сезон башлануга — 25 майга әзер булырга тиеш.

− Быел Алабуга шәһәр яны лагерьларында масштаблы ремонт эшләре планлаштырылмаган. Косметик ремонт булачак. Кайдадыр яраксыз хәлгә килгән линолеумны алыштырачаклар, кайдадыр мебель әйберләрен яңартачаклар һәм бүлмәара ишекләрне алыштырачаклар, − дип белдерде «Отдых» үзәге директоры Альбина Гарипова.

Лагерьга — конкурс буенча
«Лесная сказка» һәм «Юный строитель» муниципаль лагерьларына профильле сменаларга балалар сайлап алынган инде. Заявкаларны спортчылар, вокалистлар һәм музыкантлар тапшырды. Үз программаларын алар эш төркеменең махсус утырышында якладылар, анда алдагы сезонга смена планнарын раслыйлар.

Спорт мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен «Лесная сказка»да 18 көнлек өч смена үткәреләчәк − һәркайсы 42 кеше кабул итәчәк. Һәм тагын 40 катнашучыга исәпләнгән 7 көнлек өч кыска профильле смена каралган.

«Юный строитель»гә гаризалар әле кабул итәләр. Бу лагерьда профиль сменаларын үткәрергә теләгән оештыручылар документларны 1 апрельгә кадәр тапшыра ала.

Белешмә өчен
Татарстанда 2026 елда илкүләм проектлар (аерым алганда, «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проекты) кысаларында балаларның ялын һәм сәламәтлеген ныгытуны гамәлгә ашыру инфраструктураны масштаблы модернизацияләүгә, ташламалы категорияләрне колачлауны киңәйтүгә һәм процессларны цифрлаштыруга юнәлтелгән.

Цифровизация: гаризалар бирү, урынны алып кую һәм юлламалар өчен түләү өчен бердәм цифрлы платформа — «Бердәм тәрәзә» («Единое окно») эшли башлый

Ташламалар: Татарстанның көндезге (мәктәп яны) лагерьларында 56 меңгә якын бала ял итәчәк. 2026 елның җәенә мондый лагерьларга дәүләт хезмәтләре аша язылу 2026 елның 22 апрелендә башлана.

Ташламалы категорияләр: күп балалы гаиләләрдәге балалар, инвалид балалар һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар бушлай ял итәргә яки компенсация алырга дәгъва итә алалар. МХОда катнашучыларның балалары бушлай ял итә.

Кешбэк һәм компенсация: Татарстанда гадәттәгечә юллама бәясенең бер өлешен (50 процентка кадәр, әмма 20 мең сумнан артмый) «Мир» картасы белән түләп кайтару программасы гамәлдә.

Лагерьларда балалар ялы буенча консультация һәм документлар кабул итү өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

«Барс» яшьләр үзәге (Нефтьчеләр проспекты, 29а йорт, 1нче кат, 111 кабинет)

Эш көннәрендә кабул итү сәгатьләре: 8.00-17.00

Тел: 8-958-623-50-79

Белгеч: Пивторонис Юлия Анатольевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев