Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Битлексез» әңгәмә: «Сөембикә» журналисты Алабуга шагыйрәләре белән аралашты

14 апрель көнне Алабуганың А. С. Пушкин исемендәге китапханәсендә «Сөембикә» журналисты Альбина Гайнуллина белән очрашу узды.

Алабуга якларына нинди дә булса билгеле газета-журналлардан журналистлар килә дигән хәбәр килеп ирешсә, шунда ук әлеге очрашуга эләгү теләге барлыкка килә. Бу бит тәҗрибә дә, яңа танышулар да һәм күңелле әңгәмәләр мөмкинлеге дә. Үз өлкәңдә хезмәт итүче кешеләр белән очрашу — йөз осталык дәресенә тиң. Бигрәк тә бу өлкәдә берничә ел эшләгән шәхесләр белән.

14 апрель көнне шундый очрашуда булу бәхете тиде. Бу юлы Алабуганың А. С. Пушкин исемендәге китапханәсендә кунакта «Сөембикә» журналисты Альбина Гайнуллина булды. Ул әлеге журналда нибары берничә ай хезмәт итә, ләкин журналистикада тәҗрибәсе инде 7 ел. Күп тә түгел кебек, ләкин 7 ел эчендә журналист ничә генә кеше белән аралашмый да, ничә чараны үзе аша үткәрми.

Альбина ханым «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе белән очрашты. Түгәрәк чәй өстәле артында шигърият, көнкүреш проблемалар, хатын-кыз язмышы турында сөйләштеләр. Һәр шагыйрә белән журналист аерым аралашты. Чын психологлар кебек күңелнең иң нечкә кылларына кагылды, моңарчы беркем белмәгән серләрне тартып чыгарды. Очрашудан шагыйрәләр дә бары тик уңай хис-кичерешләр алулары белән уртаклашты.

— Бәхетемә, мин чип-чи татар мәктәбендә укыдым. Бөтен фәннәрне татар телендә укыдым, шуңа күрә татар теле — күңелгә кереп калган. Өлкәннәр белән аралашырга бик яратам. Бала чагым күрше әбиләре, күрше апалары белән узды. Шуның өчен өлкәннәр минем өчен алар илаһи затлар. Мин аларга сокланам, — дип сөйләде Альбина ханым.

Яшьләр татарча укымый бүген дигән раслауга да аның үз фикере бар.

— Яшьләр арасында татарча укучылар бик күп. Татар сәнгате, әдәбияты белән кызыксынучылар да бар. Татар матбугаты белән кызыксынып, журналистика бүлегенә укырга килүче яшьләр дә күп, Аллаһка шөкер. Аларның киләчәге якты, өметле булсын иде. Тел бетә дибез, бу, әлбәттә, җитди проблема. Ләкин мин татар матбугатының, татар телебезнең киләчәгенә ышанам.

Алабугада ул «илһамлы» кешеләр яши дип ассызыклады.

— Тормыш ыгы-зыгысыннан читләшеп, табигый мохиткә бирелеп, хыялга, шигриятькә бирелеп яшәү мөмкинлеге бар биредә. Мин хәтта кызыгып куям. Алабугалыларда илһамлылык, хыялыйлык чатнап тора, — ди ул.

Әйе, чыннан да, бөек шәхесләргә бай Алабуга җирлегендә бүген дә иҗатка, җырга-моңга гашыйк кешеләр шактый. «Чулман» әдәби-музыкаль берлеге шагыйрьләре һәм язучылары «Сөембикә» журналының бар битләрен тутырып язарлык язмыш юлларына ия. Алар иҗат та итә, үзләре сайлаган һөнәрләре белән дә шөгыльләнә, яшь буынны тәрбияләүдә дә үз өлешләрен кертә.

Түгәрәк өстәл артында барган әңгәмә беркемне дә битараф калдыра алмады. Килгән кунак ачык йөзле, татлы телле бар шагыйрәләрне ачык, «битлекләрсез» әңгәмәгә җәлеп итә алды. Аның бу осталыгына сокланып утырдым. Сорауларны йомшак итеп кенә, артык басымсыз итеп бирә белә ул. Ә җавап бирүче кеше сихерләнгәндәй, бар язмышын ачып сала.

Журналист осталыгы шуннан да гыйбарәт, дип уйлыйм. Бар кеше дә эчтә булганын сөйләргә әзер түгел, ә шул серләргә ачыкыч таба алгансың икән, димәк, син дөрес юлда.

Алга таба да мондый очрашулар булыр дип ышанасы килә. Бер очрашу — үзе бер гомер диләр бит. Бу сүзләрдә, һичшиксез, хаклык бар.

P. S. Тиздән «Сөембикә» журналы битләрендә «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе турында материалны күрергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев