Беренче хезмәт җәе: Татарстан үсмерләре быел кайда эшли алачак
Республикада барлыгы 50 меңнән артык балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылачак.
2026 елның җәендә Татарстанда 14–17 яшьлек 3,9 меңнән артык үсмерне хезмәт отрядлары аша эшкә урнаштыру планлаштырыла. Алар ярдәмче эшче, яшелләндерүче, аниматор, администратор һ.б. булып эшли ала.
Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров әйтүенчә, бу — үсмерләр өчен файдалы тәҗрибә, хезмәт юлында беренче адым.
Иң зур мәйданчык — Чаллы (2500дән артык үсмер). Әлмәттә — 240, Казанда — 150, Зәйдә — 166 үсмер эш белән тәэмин ителәчәк. Өстенлекле хокук — авыр тормыш хәлендәге балаларга.
Быел беренче тапкыр үсмерләрне балалар лагерьларына да эшкә алалар. Федераль партнерлар («Вкусно — и точка», «Россия тимер юллары») аша да 300дән артык бала эшли ала.
Республикада барлыгы 50 меңнән артык балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев