Балагызны ГТОга ничек теркәргә: әти-аналар өчен гади инструкция
Бу эшне ничек тиз һәм дөрес башкарырга икәнен аңлатабыз.
Балагыз үзенең беренче ГТО значогын алырга телиме? Барысы да «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталында шәхси кабинетта теркәлүдән башлана.
Мөһим: 14 яшькә кадәрге балаларга исәп язмасын (учетная запись) әти-әниләрнең берсе үз аккаунты аша ясый.
Адымлап инструкция:
- Бала карточкасын булдырыгыз. «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетыгызда «Гаилә һәм балалар» (Семья и дети) бүлеге яки «Макс» ярдәмчесе аша баланың мәгълүматларын кертегез.
- Исәп язмасын ачыгыз. Бала карточкасында «Исәп язмасын булдыру» (Создать учетную запись) төймәсенә басыгыз.
- Мәгълүматларны тутырыгыз. Баланың мәгълүматларын күрсәтегез, электрон почтасын һәм телефон номерын раслагыз. Мөһим: бу мәгълүматлар «Дәүләт хезмәтләре» ндәге башка аккаунтларга бәйләнмәгән булырга тиеш!
- Почтаны раслагыз. Электрон почтага килгән хаттагы сылтама буенча үтегез.
- Пароль уйлап табыгыз. Баланың порталга керүе өчен пароль куегыз.
Әзер! Хәзер сезнең яшь спортчыгыз үз мәгълүматлары белән gto.ru сайтына керә, тест үтүгә языла һәм нәтиҗәләрен күзәтә ала.
Белеп калу файдалы: Әгәр баланың үз почтасы юк икән, теркәлү барышында ук балалар өчен куркынычсыз почта ачарга мөмкин.
Балаларыгызны теркәгез һәм аларның беренче спорт җиңүләренә ярдәм итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев