Алгы сызыктан хәбәр
Безнең редакциягә гадәти булмаган һәм бик мөһим хат килеп иреште. Аны алырга безгә «Танайка СВОих не бросает» хәрәкәте җитәкчесе Розалия Косолапова ярдәм итте.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан без сугышчыларыбызга берничә сорау бирдек: авыр ситуацияләрдә үз-үзләрен кулда тотарга нәрсә ярдәм итә, алар өчен йорт — нәрсә ул һәм бүгенге көндә иң кирәк әйбер?
Безгә «Элвис» позывнойлы хәрби җавап бирде:
— Минем өчен иң кыйммәтлесе — әйберләр түгел, ә якыннарым белән үткәрелгән мизгелләр турындагы истәлекләр. Йорт — ул куркынычсызлык һәм ял итү урыны. Анда мин һәрвакыт үзем булып кала алам.
Авырлыкларны җиңәргә һәм үземне ышанычлырак хис итәргә миңа туганнарым һәм якыннарым белән элемтәдә тору ярдәм итә. Алар белән аралашу, аларга ярдәм итү бик мөһим. Моннан тыш, без даими рәвештә мәктәп укучыларыннан һәм өлкәннәрдән хатлар, открыткалар алабыз. Үзем укыган мәктәптән килгән бер хатны инде өч ел саклыйм.
Безнең өчен хәзер иң мөһиме — әйләнә-тирәдәгеләргә һәм тылдагыларга ярдәм итү һәм аңлау. Мин МХОда инде 4 ел диярлек. Монда без Ватаныбызны, гаиләбезне саклыйбыз, балаларыбызның һәм оныкларыбызның якты киләчәге өчен көрәшәбез. Минем кызым тыныч зәңгәр күк астында үсәр дип ышанам.
Батырлыклары өчен яклаучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. Сәламәтлек, иминлек телибез. Ә хәзергә блиндажларда — җылы һәм коры, кул астында су һәм ризык булсын. Җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев