Александр бакчасы ничек үзгәрәчәк? Шәһәр халкы проектны тикшерүдә катнашты
А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә эш гөрләде. Бирегә активистлар, җәмәгать эшлеклеләре, педагоглар, пенсионерлар һәм яшьләр — Алабуганың иң борынгы паркы язмышына битараф булмаган кешеләр җыелды.
«Александр бакчасы«ның киләчәгенә багышланган проект семинары берничә этапта узды һәм «Кече шәһәрләр һәм тарихи бистәләр» Бөтенроссия конкурсына гариза әзерләүдә төп адым булды.
Алабуга быел да җиңүгә дәгъва кыла. Исегезгә төшерәбез: шәһәребез әлеге абруйлы конкурста инде өч тапкыр җиңде, нәтиҗәдә Ленин мәйданы, «Шишкин буалары» һәм «Гуляй» паркы үзгәрде. Хәзер чират — «Александр бакчасы»нда.
Семинарда катнашучыларны район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Юлия Старогородцева сәламләде:
— «Без «Александр бакчасы» проекты белән кабат призлы урын алырбыз һәм паркыбызга яңа тормыш өрербез дип өметләнәбез. Шәһәр халкына, кунакларга һәм туристларга да бу тарихи урында уңайлы булсын».
Конкурста катнашу өчен проектны эшләү белән Мәскәүнең «Даль» компаниясе шөгыльләнә. Компаниянең әйдәп баручы аналитигы Даниил Ситкевич хәзер команданың социомәдәни тикшеренүләр этабында булуын сөйләде.
«Без хәзер алабугалыларга нәрсә кирәген аңлау белән шөгыльләнәбез. Шәһәр халкы проектны булдыруда никадәр активрак катнашса һәм идеяләр кызыклырак булса, җиңү ихтималы шулкадәр югарырак булачак. Хәзер без шәһәр турында материаллар җыябыз, кешеләр белән интервью үткәрәбез. Ләкин иң мөһим этап — бүгенге семинар. Парк турында барыннан да күбрәк нәкъ менә Алабугада яшәүчеләр һәм паркта йөрүчеләр белә», — дип ассызыклады аналитик.
Катнашучылар төркемнәргә бүленделәр, үзләре турында сөйләделәр, парк проблемаларын, аның кыйммәтен һәм киләчәктә нинди булырга тиешлеген тикшерделәр. Проектлаучылар «Александр бакчасы» ның XIX гасыр уртасында сәүдәгәрләр тарафыннан нигез салынган мәдәни мирас объекты булуын исәпкә алачак. Билгеле, бу үзенчәлекле чикләүләр куя, әмма уникаль мөмкинлекләр дә ача.
Кызыгы шунда: семинарда катнашучылар паркның киләчәген төрлечә күрә. Һәм бу әйбәт тә: яхшы парк һәркем өчен уңайлы булырга тиеш.
Өлкәннәр өчен дискотекалар оештыручы, һәр шимбә саен паркта дистәләрчә кешене җыючы Владимир Бессмертных сәхнә турында хыяллана:
«Без паркның мәдәният белән тулы булуын телибез. XIX гасырда анда тынлы оркестр көйләренә биегәннәр, XX гасырда джаз һәм рок яңгыраган. Хәзер без ритмик музыканы пропагандалыйбыз. Җиһазландырылган сәхнә, җәйге театр булсын иде. Гомумән, анда гаҗәеп урын: шәһәрдә буран булса да, паркта тып-тын. Бу тылсымлы урын».
КФУның Алабуга институты укытучысы Илзирә Гыйбадуллина бакчаны башкача күрә:
«Без тыныч, җайлы, уңайлы парк телибез. Шау-шулы дискотекаларсыз һәм экстремаль активлыкларсыз. Янәшәдә өлкән яшьтәге кешеләр яши, җәен анда эсседән качып була. Тарихи атмосфераны сакларга кирәк. Безнең командада фикерләрнең туры килүе сөендерә. Шәһәрдә ниләр эшләнүен халык белсен өчен мондый фикер алышуларны үткәрү мөһим».
Проектлаучылар төрледән-төрле фикерләр арасында баланс табарга вәгъдә бирә: «Александр бакчасы»нда мәдәни чаралар өчен дә, тыныч ял зоналары өчен дә урын табылачак.
Май ахырына кадәр архитекторлар конкурс өчен гариза әзерли, анда алар территориянең нинди булачагын тәкъдим итәргә тиеш. Җибәрер алдыннан проектны шәһәр халкына күрсәтәчәкләр.
***
ТАВЫШ БИР ҺӘМ ТӘКЪДИМ ИТ!
Хөрмәтле алабугалылар!
«Александр бакчасы»ның нинди булачагы сезнең активлыкка бәйле.
Паркны үзгәртү буенча үз идеяләрегезне түбәндәге сылтама аша белдерегез: https://forms.yandex.ru/u/69d90082068ff0418000120f
Бу паркны ни өчен яратуыгыз, нәрсәне үзгәртергә теләвегез турында сөйләгез. Сораштыруда 28 апрельгә кадәр катнашырга була.
Тавышны «Госуслуги» дагы үз аккаунтыгыз аша да калдырырга мөмкин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев