Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадасы узган атнада 503 тапкыр юлга чыккан

Бу хакта Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада (30.03 — 05.04) Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 503 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 67 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

  • Бер атнада 3 юл-транспорт һәлакәте булган, 6 кеше зыян күргән.
  • Миокард инфаркты белән кабул итү бүлекләренә 7 кеше китерелгән, 11 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар.
  • 48 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. Бер кешене эт тешләгән.
  • 43 кеше, шул исәптән 27 бала, респиратор авырулардан зарланган.

Ашыгыч ярдәм бригадаларын 47 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев