Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадасы узган атнада 482 тапкыр юлга чыккан
Бу хакта Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган атнада (20.04 — 26.04) Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 482 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 58 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
Бер атнада 3 юл-транспорт һәлакәте булган, 4 кеше зыян күргән.
Миокард инфаркты белән кабул итү бүлекләренә 6 кеше китерелгән, 9 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар.
42 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. Бер кешене эт тешләгән.
Шулай ук районда 2 янгын теркәлгән. Бәхеткә, зыян күрчүеләр юк.
43 кеше, шул исәптән 14 бала, респиратор авырулардан зарланган.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын 38 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев