Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадасы узган атнада 431 тапкыр юлга чыккан
Бу хакта Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган атнада (06.04 — 12.04) Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 431 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 63 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
- Бер атнада 2 юл-транспорт һәлакәте булган, 5 кеше зыян күргән.
- Миокард инфаркты белән кабул итү бүлекләренә 9 кеше китерелгән, 7 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар.
- 48 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. Бер кешене йорт мәчесе тешләгән.
- Шулай ук районда бер янгын теркәлгән. Бәхеткә, зыян күрчүеләр юк.
- 40 кеше, шул исәптән 27 бала, респиратор авырулардан зарланган.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын 32 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев