Алабугалыларны макулатура тапшырып экологик акциядә катнашырга чакыралар
14 майда «Чебурашка» паркында «Аерып җый, тапшыр һәм булыш!» девизы астында икенчел чимал җыю акциясе узачак.
Алабугалыларны шәһәребезнең чисталыгына өлеш кертергә һәм экология турында кайгыртырга чакырабыз. 14 майда «Чебурашка» паркында «Аерып җый, тапшыр һәм булыш!» («Разделяй, сдавай и помогай!») девизы астында икенчел чимал җыю акциясе узачак.
Бу — өйдәге кирәкмәгән әйберләрдән табигать файдасына котылу өчен менә дигән мөмкинлек. Әйдәгез, һәрберебезнең гади гамәлләре дөньяны яхшы якка үзгәртә алуын бергәләп исбатлыйк, чөнки бүгенге гамәлләребез — ул безнең уртак киләчәгебез!
Нәрсәләр кабул ителә?
- Макулатура (газета-журналлар, кәгазь, картон);
- Пластик капкачлар;
- Батарейкалар (кулланылган).
Кайчан һәм кайда?
- Дата: 14 май
- Вакыт: 9:00 дән 13:00 гә кадәр
- Урын: «Чебурашка» паркы
Гаиләгез белән килегез! Тупланган икенчел чималны алып килегез һәм зур эшнең бер өлеше булыгыз.
Дөньяны бергәләп чистарак итик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев