Алабугалыларны «Җәй бергә» проекты чараларына чакыралар
8-13 июнь көннәрендә Алабуга паркларында һәм җәмәгать урыннарында йога һәм пилатес дәресләре, нейрографика, инглиз теле клубы, бачата, кино күрсәтү, Чулман буенда зарядка һәм пляж волейболы уздырылачак.
Алабугада «Җәй бергә» (Лето вместе) проекты дәвам итә. Бу атнада шәһәр халкы һәм кунаклары өчен ачык һавада спорт, иҗат һәм мәдәни чаралар оештырыла.
8 июньдә иртәнге сәгать 8:00дә «Гуляй парк»ның күзәтү мәйданчыгында Оксана Петрова белән хатха-йога узачак. Катнашучыларга үзләре белән келәм һәм су алырга киңәш ителә.
9 июньдә 18:00дә шул ук урында Ольга Кузнецова белән пилатес дәресе була. Шөгыльләнү өчен шулай ук келәм һәм су кирәк булачак.
10 июньдә чаралар программасы «Чебурашка» паркында оештырыла. 17:00дә Имән өстәл янында Алёна Новикова белән нейрографика дәресе уздырыла. Урыннар саны чикләнгән, теркәлү кирәк. 18:00дә шул ук урында Рушания Баһаутдинова белән инглиз теле клубы эшләячәк. 21:00дә ротонда янында Марат Галләмов белән бачата башлана.
11 июньдә 20:30да амфитеатрда кино күрсәтеләчәк.
12 июньдә иртәнге сәгать 8:00дә Чулман яры буенда Гүзәл Гыйматова белән зарядка һәм иртәнге аш булачак. Үзегез белән келәм, су һәм ризык алырга кирәк.
13 июньдә 18:00дә Альбина Һадиуллина белән пляж волейболы уздырылачак.
«Җәй бергә» — шәһәр администрациясе ярдәме белән Алабуга паркларында җәйге мәдәни чаралар оештыру проекты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев