Алабугалылар төзекләндерү өчен өстенлекле объектларны сайлый
Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Алабугада «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» (ФКГС) илкүләм проекты кысаларында бөтенроссия тавыш бирүе уза. 12 июньгә кадәр 14 яшьтән өлкәнрәк һәр Алабуга кешесе 2026 елда нинди парк яки скверның яңа төс алачагын үзе хәл итә ала. Шәһәр урамнарында волонтерлар эшли, алар алабугалыларга тавыш бирергә ярдәм итәргә әзер.
ФКГС проекты — алабугалыларга шәһәр инфраструктурасы үсешенә турыдан-туры йогынты ясарга мөмкинлек бирүче реаль инструмент булып тора. Быел тавыш бирүгә шәһәр өчен зур әһәмияткә ия булган өч объект чыгарылган, аларның һәрберсенең халык яратып җыела торган яңа урынга әйләнү мөмкинлеге бар.
Нәрсәне сайлыйбыз?
Өстенлекле юнәлешләр исемлегендә — өч үзенчәлекле киңлек:
- Александр паркы (Александровский сад): шәһәрлеләрнең яраткан тарихи ял итү урыны. Аның тарихи ямен саклап калу һәм тагын да уңайлырак итү өчен яңарту таләп ителә.
- Шәһәр ипподромы янындагы сквер: яңа микрорайоннарда яшәүчеләр өчен заманча яңа «яшел зона» булдыру мөмкинлеге.
- Арсланнар фонтаны (8 нче мәктәп каршында, «Иллюзион» кинотеатры каршындагы сквер): бу локацияне яңарту шәһәрнең үзәк өлешенә элеккеге эстетиканы һәм уңайлыкны кайтарачак.
Ничек катнашырга?
Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итә. Анда 14 яшь тулган барлык Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Сез моның өчен түбәндәге ысулларны куллана аласыз:
- Шәһәр паркларында эшләүче волонтерларга мөрәҗәгать итәргә.
- «Госуслуги» порталындагы расланган профилегез аша үзлегегездән тавыш бирергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев