Алабугалы Сергей Тюлькин: «БПЛА өчен салкын канлылык һәм кыюлык кирәк»
Махсус хәрби операция башында ук мобилизацияләнгән алабугалы, пилотсыз очу аппаратларының нәрсә икәнен дә белмәгән гади шофердан алып тәҗрибәле техник-минер дәрәҗәсенә кадәр юл үткән.
Бүген ул үз тәҗрибәсе белән уртаклаша һәм хәрби операция урынына барырга теләүчеләргә киңәшләр бирә.
Мобилизациягә кадәр Сергей Николаевич Тюлькин Алабуга оешмаларының берсендә шофер булып эшли. Чакыру килгәч тә икеләнеп тормый. Ә хезмәт иткәннән соң бер ел узгач, ул «кече күк»нең ышанычлы калканга әйләнергә тиешлеген аңлый. Аңлатып китик, рәсми булмаган бу хәрби термин («малое небо») һава киңлегенең аскы катламын (1000-1500 метрга кадәр) аңлата, анда кече пилотсыз очу аппаратлары: FPV-дроннар, коптерлар һәм башкалар массакүләм кулланыла.
— 2023 ел ахырыннан мин буш вакытымда компьютер артында утырдым, дроннар белән идарә итүне үзләштердем. Укуга өч-дүрт атна вакыт китте, — дип сөйли Сергей. — Ләкин имтиханны барыбер тапшыра алмадым. Шул чакта квалификациямне техник-минерга алыштырырга булдым. Укуы кыен түгел иде, сугышчан иптәшләрем һәрвакыт ярдәм итте.
Сергей хезмәттәшләре белән бергә FPV-дроннар өчен снарядлар җыя һәм аларны аппаратларга тоташтыра. Хәрби расчетның һәр заданиесе — гомуми әзерлек нәтиҗәсе: дус-тату, зур җаваплылык белән эшлиләр, чөнки моңа күпләгән кеше гомерләре бәйле.
— Без һәр «эш»кә бергәләп әзерләндек, аннары расчетны җибәрә идек. Увольнениегә кадәр, ике ел тирәсе хезмәт иттем, — ди ул.
Хәзерге конфликтларны «пилотсыз очу аппаратлары сугышы» дип атап буламы дигән сорауга, үз күзләре белән күргән кеше буларак, туры итеп җавап бирә:
— Була. Ләкин җиңүгә пехота һәм штурмовиклар ярдәме белән генә ирешеп булачак. Башка гаскәрләр — тәэмин итүчеләр.
Очкычсыз очу аппаратлары белән эшләүдә төп белемнәрдән тыш тагын нинди сыйфатлар кирәк? Сергей җавап бирә:
— Тыныч булу, салкын канлылык, игътибарлылык, кыюлык, сабырлык...
Ә Россиянең пилотсыз очу системалары гаскәрләренә язылырга теләүчеләргә Сергей Тюлькин мондый киңәш бирә: «Үзеңне кызганма». Һәм бу сүзләрдә чын сугышчының гади зирәклеге ята. Чөнки үз гомерен саклап калу өчен кешеләр артына качып йөрүче беркайчан да чын кеше була алмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев