Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадан эшкуар: «Барып чыкмас дип курыкмадым. Аллаһ ярдәме белән җиңеп чыктык»

Эшкуарлар көне алдыннан без гадәттә саннар турында сөйләшергә күнеккән: икътисадка кертелгән өлеш, эш урыннары, салымнар... Ләкин һәр уңышлы тарих артында – үз омтылышлары, күңел кушуы һәм үзе өчен генә түгел, ә башкалар өчен дә файдалы эш эшләргә теләге булган кешеләр тора.

Эшкуар Константин Сысоев — яңа эшкә тотынудан да, кризислардан да курыкмыйча, бүгенге көндә чын күңелдән горурланырлык зур җитештерү үстерә алган шәхес. Шул ук вакытта ул артык сүзләрсез фронтка ярдәм итә, храмнарга булыша һәм үз командасын үстерә.

«Беренче эшне төзелештән башладык»

— Константин, сез ничек эшкуар булып киттегез? Нәрсәдән башладыгыз?

— Безнең компаниягә 2016 елның декабрендә нигез салынды. Беренче эш күләмен 2017 елда ук үтәдек. Гомуми төзелеш эшләре, ком сиптереп шомарту (пескоструйка), объектларны буяудан башладык. Зур җитештерү егәрлекләре таләп итмәгән һәр эшкә алындык. Инструментлар өлешчә бар иде, булмаганын арендага алдык.

Җитештерү өчен беренче мәйданнарны 2018 елда арендага алдык. Сварка постлары оештырдык, үзебезнең ленталы-пычкылы станогыбызны булдырдык. Кечкенә заказлар алып, аларны үзебез үтәдек, буядык. 2018 һәм 2019 еллар — үсеш еллары булды. Шуннан соң 2020 ел — ковид елы килде. Гомумән, икътисад тармаганда да, бездә дә кыенлыклар барлыкка килде. Заказлар булса да, заказ бирүчеләрнең түләү сәләте нык кимеде, күпләр безгә бөтенләй түләмәде дә. Авыр булды. Ләкин Аллаһ ярдәме белән җиңеп чыктык. Башка күләмле заказлар алдык, аларны үтәп, бер-бер артлы ябып бардык.

«Курку булмады, ышаныч та юк иде»

— Башлаган вакытта «килеп чыкмас» дигән курку булмадымы?

— Курку булмады. Ул вакытка берникадәр тәҗрибә һәм компетенция бар иде инде. Шул ук вакытта — барысы да килеп чыгар һәм эшләп китәр дигән ныклы ышаныч та булмады. Бер заказны үтәгәннән соң, башкасы булмаска мөмкин дигән уй баштан чыкмады. Яисә эшләвен эшләрбез, ә менә финанслау белән проблемалар туар, дип тә уйладым.

Ясый алмыйбыз дип курыкмадым. Бары тик бер мәлдә заказсыз калу һәм тупланган команданың таралып китү ихтималы бар иде. Ләкин, кабатлыйм, Аллаһ ярдәме белән гел заказлар алып, аларны үтәп бардык. Шулай итеп, акрынлап коллектив та тупланды, яңа җиһазлар да сатып алынды.

Бүгенге уңышларга без эш барышында ирештек. Бу эшләрнең барысы да — безнең команда нәтиҗәсе. Бер кеше моны берничек тә эшли алмас иде. Бездә үз эшенең чын осталары эшли. Мин үз коллективыбыз белән горурланам һәм аны югары бәялим.

«КамАЗ һәм МИЗ өчен: 50гә 50»

— Бүгенге көндә төгәл нәрсәләр җитештерәсез? Продукциянең бер өлеше саклану сәнәгате өчен икәнен беләбез.

— Бүгенге көндә без берничә заказ өстендә эшлибез — берничәсе параллель рәвештә бара. Чыннан да, хәрби техника өчен узеллар ясыйбыз. 2023–2025 елларда бу «КамАЗ» узеллары һәм шул исәптән бронялы кабиналар иде. Хәзер дә автомобильләр өчен антидрон челтәрләре узелларын, «КамАЗ» өчен төрле өлешләр ясауны дәвам итәбез — бу юнәлеш саклана.

Параллель рәвештә «Алабуга» махсус икътисади зонасы (МИЗ) өчен төзелеш металл конструкцияләре заказларында катнашабыз. Тулаем корпуслар ясаган чаклар булды — һәрберсе мең ярым тонналы. Хәзер армокаркаслар һәм анкер төркемнәре ясау проектында катнашабыз — заказ бик зур.

2023 елдан алып безнең төп заказ бирүче — Оборона министрлыгы линиясе: «КамАЗ», «Ремдизель». Шулай ук МИЗ структуралары.

«Ихтыяҗ бар, компетенция бар — нишләп эшләмәскә?»

— Саклану сәнәгате белән ни өчен шөгыльләнергә булдыгыз?

— Беренчедән, ихтыяҗ бар иде. 2023 елда тәгәрмәчле техникага ихтыяҗ бик зур булды. Хәзер инде кимеде. Ләкин ул вакытта «Ремдизель» һәм "КамАЗ«да зур күләмнәр бар иде, алар подрядчылар эзләделәр. Без географик яктан якын, шуңа күрә безнең белән хезмәттәшлек итү аларга уңайлы булды. Техник яктан без моны эшли беләбез, җиһазларыбыз да бар.
Шуңа күрә уйладык та: ихтыяҗ бар, компетенция бар — нишләп җавап бирмәскә, дип карар кабул иттек. Фронтка ярдәм турында сүз барса, бездә ул да бар. Без даими рәвештә сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җибәрәбез: машиналар, инструментлар, дроннар һәм бик күп башка нәрсәләр.

«Егетләр хезмәт хакының бер өлешен алып килә: алыгыз, ярдәм итегез»

 Хезмәткәрләр гуманитар юнәлешкә ничек карый? Сезнең ярдәм итү теләгегезне хуплыйлармы?

— Әйе, үзләре дә зур теләк белән катнашалар. Кайберләре хезмәт хакының бер өлешен алып килә: «Менә ун мең сум, алыгыз, мин беләм, бу акчалар безнең егетләргә ярдәмгә китәчәк», — диләр. Коллектив гуманитар ярдәм белән бәйле барлык эшләрдә чын күңелдән катнаша.

«Хәрбиләр белән даими элемтәдә торабыз»

— Кире элемтә бармы?

— Без төрле проектларда катнашабыз. Фронтка гына түгел, мөмкинлекләре чикле балаларга да, гыйбадәтханәләребезгә дә булышабыз. Интернетта «Стальные технологии» коллективына рәхмәт сүзләре әйтелгән язмаларны күп табарга була. Грамоталарыбыз күп, аларның бер өлешен стенага элдек.

Хәрбиләр белән даими элемтәдә торабыз. Хәрби эшчәнлеккә юнәлдерелгән үз проектларыбыз да бар. Хәзерге вакытта хәрбиләрдән алар буенча кире элемтә көтәбез. Соңыннан, координация ясыйбыз. Фронттан гел рәхмәт сүзләре яки төзәтмәләр килеп тора. Бу бик күңелле. Һәм файдалы.

Киләчәккә планнар турында

— Мөмкин булса, планнарыгыз белән уртаклашыгыз.

— Узган атнада гына Белгородка барып, яңа җиһаз — эретеп-ябыштыру балкасы линиясен (линия сварной балки) сатып алдык. Аны эшләтеп җибәрергә кирәк, бу безгә продукция төрләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу — иң якындагы планнар.

Шулай ук МИЗ белән яңа сәүдә үзәгендә (аны да үзебез ясап монтажлаган идек) өч кибет ачу турында килешү төзедек. Бинаны августта файдалануга тапшырачаклар, ә октябрьгә кадәр без бу кибетләрне ачарга тиешбез.

Йомгаклап әйткәндә: эретеп-ябыштыру балкасы линиясен эшләтеп җибәрү һәм өч кибет ачу. Ә җитештерү туктап тормый: хәрби техника узеллары (узган еллардагыдан азрак күләмдә) һәм төзелеш металл конструкцияләре эшлибез. Әлегә сер булып кала торган планнар да бар.

«Максатчанлык, үҗәтлек, килешә белү һәм юл кую»

— Уңышлы эшкуар булу өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Беренчедән, максатчанлык һәм үҗәтлек. Максатлар һәм аларны тормышка ашыру юлларын аңлап та, нидер килеп чыкмый икән, димәк аны хәл итү ысулын эзләргә кирәк. Һәм, әлбәттә, эшләргә. Яңа нәрсәләргә өйрәнү теләге, заман белән бергә атлау кебек сыйфатлар мөһим.

Кешеләр белән сөйләшә, килешә белү, кирәк чакта юл куя, яки үз сүзеңдә тора белү дә кирәк.

«Үзең яхшы белгән өлкәдә башлау хәерлерәк»

— Үз эшен башларга теләгән яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?

— Үзең яхшы белгән, үз компетенцияң булган өлкәдә башлау хәерле. Мәсәлән, мәктәптә яки институтта ниндидер предметлар яхшырак бирелгәндер, бәлки бу яшь кеше инде кайсыдыр өлкәдә белгеч булып, аны башкалардан яхшырак беләдер. Перспективалы юнәлеш, дип, үзең бөтенләй белмәгән эшне башлауга караганда, таныш өлкәдә старт алуың күпкә отышлырак.

Шул ук вакытта башка өлкәләрне дә өйрәнергә, үзеңне һәрьяклап үстерергә кирәк. Ул белемнәрнең кайчан һәм кайда кирәк булачагын беркайчан да белмисең. Шуңа күрә, һичшиксез, белемне арттыру мөһим. Яңа белемнәр алырга, күбрәк эшләргә, йокыга вакытны азрак калдырырга — минемчә, бу файдалы күнекмәләр.

«Покров соборын ремонтлау — махсус проект»

— Сезнең эшегездә аерым бер горурлык уяткан нәрсә бармы?

— Без эшләгән һәр нәрсә куаныч һәм горурлык китерә. Ләкин бер аерым проект бар. 2024 елда без Алабугадагы Покров соборының фасадын ремонтлый башладык. Чаң манарасыннан башладык. Дөресен әйтәм: бу гаять зур эш булды. Башлаганда, көчебез һәм финансларыбыз бары тик чаң манарасына гына җитәр дип уйлаган идем.

2024 елның җәендә без аны эшләп чыктык. Һәм 2025 елның языннан, Семен атакайның фатихасы белән, эшне дәвам итәргә булдым. 2025 елда Покров соборының фасадын тулысынча ремонтлап бетердек. Хәзер ул һәркемне сөендерә. Мин үзем дә шул мәхәллә кешесе бит. Һәм бу миңа зур шатлык китерә.

Сүз ахырында

Константин Сысоев — үзенең яхшы эшләре турында сөйләп йөрергә күнекмәгән. Сүзләр урынына башкарылган эшләре күп: фронтка булыша, храмнарга ярдәм итә, командасын арттыра, җитештерүне үстерә һәм районыбызда эш урыннары булдыра. Зур уңыш артында зур эшләр, хаталар, җиңүләр-җиңелүләр һәм барысы да килеп чыгачагына зур ышану тора. Нәкъ менә шундый, артык сүзләрсез һәм ышанычлы кешеләр Алабуга эшкуарлыгының чын горурлыгы булып тора да инде.

Эшкуарлар көне белән, Константин! Хезмәтегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев