Алабугадагы «Пир в мир» фестивалендә диңгез продуктларыннан том ям әзерләделәр
Чараның махсус кунагы — эшмәкәр, актив җәмәгать эшлеклесе Нурислам Кадыйров булды.
Ленин мәйданында алабугалыларның инде яраткан бәйрәменә әверелгән «Пир в мир» гастрономия фестивале узды. Әлеге чараның махсус кунагы итеп эшмәкәр, актив җәмәгать эшлеклесе Нурислам Кадыйров чакырылган иде.
Традиция буенча, бәйрәмгә килүчеләр матур концерт программасын карый, ярминкәгә йөри алды, әмма, һичшиксез, фестивальнең иң кызыклы өлеше — аш-су әзерләү буенча мастер-класс булды. Бу юлы фестивальдә катнашучылар диңгез продуктларыннан тәмле һәм хуш исле том ям әзерләргә өйрәнделәр.
Аш әзерләү барышында, гадәтчә, алып баручы махсус кунак һәм шеф-повар белән әңгәмә корды, бу экзотик ашны пешерү серләрен белеште. «Купеческий городок» ҖЧҖ директоры Эльмира Туканова җыелган барлык халыкны сәламләде.
Бәйрәм атмосферасын ак аю тулыландырды, ә теләүчеләр кул көрәшендә (армрестлинг) һәм җәядән атуда үз көчләрен сыный алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев