Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадагы «Музейлар төне»ндә Россия һәм Төркиянең 34 шәһәреннән 7921 кеше катнашты

Алар өчен кызыклы һәм танып-белү характерындагы интерактив программалар — зур илебезнең төрле чорлары һәм урыннары буйлап чын сәяхәт әзерләнгән иде.

Шәһәрдәге иң зур музей вакыйгаларының берсен ачу тантанасы беренче тапкыр Ленин мәйданында Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең Опера студиясе солистлары һәм Алабуга артистларының концерт программасы белән бергә узды.

Бу көнне Алабугага эш сәфәре белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Шолохов та килгән иде. Ул Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән бергә алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын музей бәйрәмнәре белән, ә консерватория педагогы, тележурналист Лия Заһидуллинаны туган көне белән котлады.

— Мин сезнең шәһәрдә беренче тапкыр гына түгел һәм елдан-ел аның матурлана баруын күрәм, — диде Александр Шолохов. — Ә «Музейлар төне» моңа үзенчәлекле колорит өсти. Нәкъ менә Россиядә бу акцияне музей киңлеген җанландырып һәм аның чикләреннән тыш чыгып, чынлап та кызыклы һәм матур иттеләр. Хәзер бу — бөтен гаилә белән вакытны бик шәп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Шулай ук бүгенге көннәрдә безнең куркынычсызлыкны саклаучыларга тирән рәхмәтемне җиткермичә булдыра алмыйм.

Рөстәм Нуриев Алабуганың тарихи өлешенең архитектура күренешен саклауда һәм районда туризмны үстерү эшендә музей-тыюлыкның генераль директоры Гөлзада Руденконың гаять зур ролен ассызыклады. Шуннан соң кунаклар музейның тарихи кварталы буйлап йөрделәр һәм берничә мәсьәләне хәл иттеләр.

Бу төндә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы (ЕГМЗ) музейларына Россиянең 34 шәһәреннән (Лисичанскидан алып Ханты-Мансийскига кадәр), шулай ук Төркиянең Балыкесир шәһәреннән барлыгы 7921 кеше килде. Алар өчен яңа интерактивлар, викториналар, уеннар, конкурслар һәм мастер-класслар әзерләнгән иде. Мисал өчен, «Бөек Ватан сугышы чорындагы Алабуга фатиры» дигән «тере» открытка ясау, XX гасыр башындагы журналларга авторлык тышлыклары булдыру оештырылды.

Алабуганың күпбалалы Әндәрҗановлар гаиләсе берничә музейда булырга өлгергән.

— Элек «Музейлар төне»нә балалар белән ирем йөри иде, — дип сөйләде Ләйсән. — Ә бу елны мин дә аларга кушылырга булдым. Программалар искиткеч, балалар да, без дә сокландык. Күпбалалы гаиләләр өчен акциядә катнашуны бушлай ясаганнары өчен аерым рәхмәт.

— Без бу көнне бик көттек, социаль челтәрләрдәге белдерүләрне күзәтеп бардык. Алабугага ел саен киләбез һәм һәрвакыт бик канәгать калабыз. Сезнең чаралардан фото һәм видеоларны дусларыбыз белән дә уртаклашабыз. Бу юлы да бик канәгать калдык.

Музыкаль кәефне Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең Опера студиясе солистлары һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары бүләк итте. Шулай ук Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Яр Чаллы язучысы һәм шагыйрәсе Лилия Гыйбадуллинаның әдәби-музыкаль кичәсе узды. Моннан тыш, бу төндә кайнар чәй белән сыйланырга, солдат боткасыннан авыз итәргә һәм истәлеккә сувенирлар сатып алырга (яисә үз кулың белән ясарга) мөмкин иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев