Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада зур спорт бәйрәме: Футбол, хоккей һәм футзал ярышлары программасы

Бу ялларда, 17 апрельдән 19 апрельгә кадәр, шәһәребез республиканың спорт тормышы үзәгенә әйләнәчәк. Җанатарларны өч зур вакыйга көтә.

Футбол: Татарстан Суперкубогы
18 апрельдә 14:00 сәгатьтә Үзәк стадионда «Алабуга» ФК (Алабуга) һәм «Әлмәт» ФК (Әлмәт) очрашачак. Керү ирекле.

Хоккей: Алабуга районы башлыгы Кубогы
Ярышта Алабуга, Казан, Лениногорск, Әлмәт һәм Яр Чаллыдан ир-атлар командалары катнашачак.

Турнирны ачу тантанасы — 18 апрельдә 11:15 сәгатьтә. Ябылу — 19 апрельдә 16:15 сәгатьтә. Керү ирекле (0+).

Призерларны өч тапкыр дөнья чемпионы һәм биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зариповтан бүләкләр көтә.

Футзал буенча Татарстан Республикасы беренчелеге (2 нче лига) 

17 апрельдән 19 апрельгә кадәр «Бердәм Россия» спорт комплексында футзал буенча ТР беренчелеге матчлары узачак.

Безнең командалар өчен җанатар булырга килегез! Барлык чараларга да керү ирекле.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев