Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада хуҗасыз хайваннарны ачыклау буенча уртак рейд узды

Тикшерү өчен сәбәп булып шәһәр халкының мөрәҗәгатьләре тора

Алабугада хуҗасыз хайваннарны ачыклау буенча уртак рейд узды. Ветеринария хезмәте белгечләре, хайваннарны яклау фонды һәм полиция вәкилләре шәһәрнең аскы өлешендәге берничә урында булдылар.

Тикшерү шәһәр халкының күп санлы мөрәҗәгатьләреннән соң оештырылды. Мәскәү урамындагы зур сәүдә үзәге янындагы территория аеруча игътибарны җәлеп итә. Гыйнварда шул тирәдәге йортта яшәгән эттә котыру чире ачыкланган иде. Ачыкланганча, хуҗалары этләрен урамга чыгарып җибәрә торган булган.

Кибет вәкиле проблема белән уртаклашты:
— Бу безнең этләр түгел, куабыз, ләкин алар китмиләр. Йөгерәләр, өрәләр. Кайбер сатып алучылар аларны ашата, ә икенчеләре курка. Бу этләр янына җирән төстәге тагын берсе кушыла, анысы агрессив эт.

Бу хәлгә табигатьне һәм хайваннарны саклау буенча «Ангел бережет» дип аталган хәйрия фонды җитәкчесе Эльвира Кутуева аңлатма бирде:

— Бу этләр 2020 елда ук стерильләштерелгән, аларга чип куелган һәм прививка ясалган. Ул вакытта биредә ана эт һәм аның 7-8 көчеге яшәде, хәтта алар өчен будка да ясалган иде. Без барысын да стерильләштердек, кечкенәләрен приютка алдык, ә зур этләрне җирле халык таләбе буенча кире кайтардык, чөнки этләр агрессив түгел. Асылда, алар бу территорияне үзләренеке кебек саклыйлар, кешеләргә һәм хайваннарга ырылдыйлар.

Кызганыч, әмма биш ел эчендә этләргә хуҗа табылмаган, ә җирле халык — кураторлар — хайваннарны аулау хезмәтеннән яшерәләр. Эльвира Кутуева искәрткәнчә, куратор хайванны ашатырга гына түгел, ә хуҗа табу өчен бөтен көчен куярга да тиеш. Югыйсә кешеләр дә, этләр дә зыян күрергә мөмкин.

— Хәзер безнең приютта 400 гә якын эт һәм көчек бар, — ди хайваннарны яклау фонды җитәкчесе. — Шартлар, әлбәттә, бик яхшы дип әйтерлек түгел, әмма без тырышабыз. Шулай булгач, теләгән һәркем, безгә килеп, үзенә дүрт аяклы дус таба ала. Әгәр дә яхшы куллар табылмаса, этләр гомер буе приютта калачак.

Законнарны үтәүнең мөһимлеге турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Фәнис Мифтахов искә төшерде:

— Безнең рейдлар полиция һәм район ветеринария хезмәтләре белән берлектә үткәрелә. Хайваннарына чип куйдырмаган һәм вакцина ясатмаган хуҗаларны ачыклыйбыз, этләрне урамда йөртү кагыйдәләрен искә төшерәбез. Гражданнарның мөрәҗәгате тикшерүләр өчен нигез булып тора. Алабуга һәм Алабуга районы халкына мөрәҗәгать итәсем килә: этләрне бауда йөртегез. Агрессив токымнар өчен борынчык мәҗбүри. Этләрне караусыз урамга чыгарып җибәргән өчен 3000 сумга кадәр штраф каралган. Әгәр хуҗа кеше этенә чип куйдырмаган һәм прививка ясатмаган икән — 4000 сумга кадәр штраф яный. Бу кагыйдәләрне кабат бозган очракта — 5000 сум.

Йортсыз этләрне ачыклау эше дәвам итә — шушы көннәрдә этләрне аулау хезмәтендә 4 нче микрорайонда яшәүчеләрдән шикаять кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев