Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Хәтер мемориалында агач ауган

Әгәр бу агач бераз ераграк төшкән булса, ул яңа бюстларны ватып, мәйданчыкның өслеген, газонны зарарлаган булыр иде.

Алабугада көчле җил вакытында дүшәмбе көнне Хәтер мемориалында торган каен ауган. Әгәр бу агач бераз ераграк төшкән булса, ул яңа бюстларны ватып, мәйданчыкның өслеген, газонны зарарлаган булыр иде. Әйтергә кирәк, яңа бюстларның бәясе 2 млн сумга якын.

Комплексны реконструкцияләгәндә бу агачны ни өчен алыштырмаганнар дигән алабугалыларның соравына шәһәрнең баш архитекторы Юлия Старогородцева җавап бирә:

«Бу каен шәһәр халкының үтенечләре буенча калдырылды. Тик практика күрсәткәнчә — каен тиз сынучын. Шуңа күрә без шәһәрдә хәзер куркынычсызрак тотрыклы агачларга — юкәләргә, миләшләргә өстенлек бирәбез... Урамнарны төзекләндергәндә дә шундый агач үсентеләре белән алыштырабыз»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев