Алабугада Хәтер мәйданында ауган каенны каштан белән алыштырдылар
Хәтер мәйданында ауган каен урынына каштан үсентесе утырттылар. Бу хакта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Каштан очраклы гына сайланмаган. Экологлар әйтүенчә, бу агач елның теләсә кайсы вакытында матур һәм яхшы күләгә бирә, моннан тыш бер зур каштан 20 мең кубометрга кадәр газлы һаваны чистартырга сәләтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев