Алабугада узган Сабантуйда ат чабышларында җиңүчеләрне билгеләделәр
Ат чабышлары — Сабантуйда иң яраткан ярышларның берсе.
Быел Алабугага бүләкләр алу өчен Татарстанның төрле шәһәрләреннән спортчылар килде.
Конкурда беренче урынны Влада Оленина һәм аның Индиго исемле аты алды. Алар 155 см булган рекордлы биеклекне яуладылар һәм алга таба дәвам итәргә әзер иделәр, әмма тренер Сабантуйның Олимпия уеннары түгеллеген искәртте.
Өлкән яшьтәге юртаклар ярышында 1600 метрга Сабантуй ачылышы призына Анастасия Шәвәлиева һәм аның аты Прихлоп Билл җиңде. Икенче шундый ук заезд барышында нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре хөрмәтенә булдырылган приз өчен көрәштеләр. Бүләкне Мирзафатыйх Мирсәлихов һәм аның аты Нормандо Бол (Мөслим районы) яулады.
1200 метрга татар чабышында Дарина Хәйруллина һәм аның аты Туктамыш (Актүбә) Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы хөрмәтенә приз яуладылар. Татарстан Республикасы халыклары хөрмәтенә булдырылган приз өчен узышта катнаш токымлылар үзләрен яхшы күрсәттеләр. 2000 метр дистанцияне беренчеләрдән булып Реналь Сабиров һәм аның аты Стимул (Яр Чаллы) үтте.
Алабуга районы башлыгы призына 2200 метр дистанциягә өлкән яшьтәге саф канлы атлар чабышы аеруча кызу булды. Беренче булып финишка Илнур Вафин һәм аның аты Лана Кит (Танайка) килде.
Ике яшьлек чиста канлы атларның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтенә булдырылган приз өчен 1200 метр дистанциягә чабышы да бик мавыктыргыч булды. Монда Ләйсән Гарифуллина һәм аның аты Оливия Ай (Можга) җиңү яулады.
Пони ярышларын һәр Сабантуйда көтеп алалар. 500 м дистанциядә «Яшь җайдак» призына Камилла Князева һәм аның Помадкасы (Актүбә) лаек булды. Икенче заезд шул ук дистанциягә иде, бу юлы ул балаларны яклау көне хөрмәтенә оештырылды. Монда иң яхшы нәтиҗәне Денис Разживин һәм аның Оптимус Прайм исемле аты («Кентавр» КСШ) күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев