Алабугада укучыларга бизнес, хакимият һәм депутатлар эшчәнлеге турында сөйләделәр
«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә гадәти булмаган очрашу узды. 8-11 сыйныф укучылары бизнеста һәм сәясәттә тәҗрибәләре зур булган кешеләр белән турыдан-туры әңгәмә кору мөмкинлеге алдылар. Оештыручы — Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе.
Сәгать ярым вакыт сизелмичә үтте. Күңелсез тестлар һәм лекцияләр урынына — кызыклы һәм тормышчан тарихлар. Үз эшеңне ничек ачарга? Эшне югалтудан курыксаң, нишләргә? Укучылар барысы турында да сораштылар. Иң активлар истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.
Очрашуны Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Ильяс Нуриев ачып җибәрде. Аның яшьләргә мөрәҗәгате шәхси тәҗрибә белән сугарылган иде:
— Мин бизнеста 1988 елдан бирле. Мин башлаган вакытта минем остазларым, киңәш сорар кешем юк иде. Бик күп хаталар һәм авыр хәлләр аша үтәргә туры килде. Бүген минем эшемне улларым дәвам итә, һәм мин ихлас күңелдән үз тәҗрибәм белән уртаклашам, киләсе буынның юлда киртәләр азрак булсын өчен.
Алабугалыларга мунча комплексы һәм спорт клублары челтәре хуҗасы буларак танылган Нурислам Кадыйров мәктәп укучыларына теләкләрен җиткерде:
— Бу сүзнең яхшы мәгънәсендә актив һәм үзсүзле булыгыз. Әгәр карар кабул итсәгез-эш итегез. Үз алдыгызга максат куегыз һәм борылмагыз. Сезнең моның өчен хәзер бөтен мөмкинлекләрегез бар.
Зал каршында шулай ук район эшмәкәрләр Советы Рәисе Вячеслав Пыченков, эре җитештерү комплексы җитәкчесе Константин Сысоев, каһвәханә хуҗасы Нияз Кашбиев, КРМ җитәкчесе Константин Кузнецов һәм Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе волонтеры Арина Хватина чыгыш ясады.
Укучыларны зур әйберләр кызыксындырды: башлангыч капиталны кайдан алырга, команданы ничек җыярга, 10 елдан нинди юнәлешләргә ихтыяҗ булачак һәм ничек янмаска. Спикерлар гадел җавап бирделәр.
Нияз Кашбиев кеше тормышында ирекнең кыйммәтен ассызыклады:
— Эшмәкәрлек — акча эшләү ысулы гына түгел. Бу ирек бирә торган эшчәнлек төре. Ә ирек — тулы канлы тормыш өчен иң мөһим параметрларның берсе.
Нурислам Кадыйров үз бизнес-проектының шәхси ихтыяҗыннан тууын белдерде:
— Мин профессиональ спортчы түгел, әмма тормышта һәрвакыт спорт җитмәвен тойдым. Шул рәвешле заман таләпләренә җавап бирә торган заманча зал ачу идеясе барлыкка килде. Мин чыгарган төп кагыйдә: туктарга ярамый. Барып чыкмаса, тагын эшләп карарга кирәк.
10 нчы лицейның 9Б сыйныфы укучысы Милена Копцева очрашудан алган хисләре белән уртаклашты:
— Монда бик шәп атмосфера. Бу тарихларны тыңлап, чынлап та эшләргә һәм тырышырга мотивация барлыкка килә. Мин әлегә булачак һөнәремне ахыргача билгеләмәдем, ләкин дизайн турында уйлыйм. Иҗат өлкәсендә дә эшмәкәр булырга мөмкин дип ышанам. Хәзер кул эше бигрәк тә югары бәяләнә.
Укучылар, сорау бирер өчен, актив рәвештә кулларын күтәрделәр, алып баручыга кайвакыт киләсе чыгыш ясаучыны сайлау җиңел булмады. Ә бу — очрашуның юкка гына узмавының төп билгесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев