Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Төзүчеләр урамы танымаслык үзгәрәчәк: яңа парковка, тигез юллар һәм заманча яктырту

Реконструкция Нефтьчеләр проспектыннан Т. Гыйззәт урамына кадәрге участокка кагылачак.

Быел Төзүчеләр урамын комплекслы ремонт көтә: челтәрләр алыштырылачак, юл өслеге, тротуарлар һәм яктырту чаралары яңартылачак, шулай ук яңа муниципаль парковка барлыкка киләчәк.

Реконструкция Нефтьчеләр проспектыннан Т. Гыйззәт урамына кадәрге участокка кагылачак. Эшләр 9 майдан соң башлана һәм көзгә тәмамланырга тиеш.

Беренче эш итеп подрядчылар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырачак. Аннары төзекләндерүгә керешәләр: тротуарларны яңартачаклар, бордюрларны һәм юл өслеген алыштырачаклар, яңа агачлар утыртачаклар, эскәмияләр һәм заманча яктырткычлар урнаштырачаклар, дип сөйләде район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Юлия Старогородцева.

Җәяүлеләр зонасына аерым игътибар бирелә. Хәзер Төзүчеләр урамындагы тротуарлар уңайсыз (биредә баскычлар һәм күтәрелешләр бар). Бу җәяүлеләр өчен генә түгел, кышын коммуналь хезмәтләр өчен дә кыенлыклар тудыра. Ремонттан соң тротуарлар тигез һәм уңайлы булачак.

Тагын бер мөһим үзгәреш машина йөртүчеләргә кагыла. Реконструкциядән соң машина юлы буйлап тыю билгеләре куелачак: монда машина кую тыелачак. Шәһәр халкына һәм кунакларына уңайлы булсын өчен махсус муниципаль парковка каралган, аны элеккеге «Спутник» кинотеатры янында булдырачаклар − хәзер монда урынны әзерлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев