Алабугада торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы башланды
Эшләрне 15 августка тәмамлау планлаштырыла.
Программага 18 күпфатирлы торак йорт кертелгән. Бирелгән акчаның гомуми суммасы — якынча 290 млн сум. Бу хакта Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр итте.
Төп эшләр — биналарның фасадларын һәм ян якларын ремонтлау һәм җылыту, түбәне, су белән тәэмин итү, су агызу һәм җылыту челтәрләрен ремонтлау. Өч йортта эксплуатация срогы чыгу сәбәпле лифтлар алыштырылачак.
Шулай ук Б. Покровская урамы, 11 нче йорт адресы буенча мәдәни мирас объектында капиталь ремонт төгәлләнәчәк. Пролетарская урамы, 54 нче йорт буенча исә, башка эшләр белән беррәттән, ишекләр, цоколь һәм нигез (отмостка) ремонтланачак.
Эшләрне 15 августка тәмамлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев