Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тюльпанның 15 сортын үстерүче Ольга Есаулова: «Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез!»

Миллионлаган кешеләрнең сокланулы күз карашларын үзенә сеңдергән — алар күптән инде беренче язгы бәйрәмнең символына әверелде.

Сүз 8 Март көнне гүзәл хатын-кызларыбызга бүләк ителә торган лалә чәчәкләре турында бара.

Төрле төсле бу нәфис гүзәллеккә олысы-кечесе шатлана. Бүгенге язмабызның төп герое Ольга Есаулова Голландия тюльпаннарының 15 сортын үстерә. Аның чәчәкләр оранжереясендә «Красный камень», «Оранжевый сок», «Цвет утренней зари», «Лоббе», «Авангард» һәм тагын әллә никадәр сорт бар.

— Мин лалә үстерү белән өч ел шөгыльләнәм. Бәхеткә, кулым җиңел булды. Чәчәкләр белән шөгыльләнә дә башладым, уңышлы да килеп чыкты. Сез бит аңлыйсыз, чәчәк суганчаларын сатып алу, аларны кайтарту, чәчәкләр үстерү өчен шартлар тудыру — барысына да акча кирәк. Казанда 8 мартка лалә чәчәкләрен үстерү буенча махсус курста укыдым. Беренче ике елда мин аларны үз йортымның мансардасында үстердем. Суганчаларым бик сыйфатлы, нык булганга чәчәкләр дә эре һәм биек булып үстеләр. Быел лаләләр инде яңа бинада — алар өчен төзелгән хуҗалык блогында үсә, — дип сөйли Ольга ханым.

Ә бит әле берничә ел элек кенә Ольга Николаевна чәчәкләр үстерү турында уйламаган да. Белеме буенча ул физика һәм математика укытучысы, ә пенсиягә чыкканчы банкта эшләгән: Татарстан филиалларының берсендә касса бүлеген җитәкләгән.

— Һәрвакыт хәрәкәттә булганга: башта мәктәптә, аннары банкта, мин үз пенсиямне ниндидер актив эшчәнлектән башка күз алдына да китерә алмадым. Эш белән чыныккан кеше мин. Үземнең 30 сутый җиремдә гади бәрәңге белән шөгыльләнергә теләмәвемне төгәл белдем. Матурлык үстерергә теләдем. Шулай итеп, мин башкала курсларына «Пиксельные маленькие питомники» программасы буенча укырга кердем һәм гортензияләр белән яна башладым. Башта үзем өчен. Ләкин шулкадәр мавыктым ки, бу гүзәллекне башкаларга да күрсәтәсем килде, — дип сөйли «Есауловлар утары» хуҗабикәсе.

Нибары өч-дүрт ел эчендә Ольганың Колосовкадагы йорт яны участогы хуш исле ботаника бакчасына әверелә. Бүгенге көндә Ольга Николаевна карамагында георгиннарның 40 тан артык сорты, 50 дән артык төрле гортензия, 70 тән артык пион сорты бар. Шулай ук розалар, лилияләр һәм тагын башка бик күп чәчәкләр үсә.

— Миңа кешеләргә матурлык бүләк итү ошый. Безнең илгә Кытайдан, Кореядан чәчәкләр китерәләр, тик алар бик төссез, хәлсез. Алардан «вау-эффект» юк. Ә ул, әлбәттә, булырга тиеш! — дип аңлата гүзәл ханым.

Үзенең чәчәкләренә Ольга Николаевна бөтен шартларны тудыра: зур тәрәзәле һәм вентиляцияле иркен бина булдырган, алар өчен махсус мантралар укый, тәрбияләү өчен дә иң якын кешеләрен җәлеп иткән — бу эштә аңа әнисе һәм иң якын дуслары ярдәм итә. Флористикага килсәк, язма герое фикеренчә, ямьсез хатын-кызлар булмаган кебек, ямьсез чәчәкләр дә булмый. Аларның һәрберсе үзенчә матур, кабатланмас гүзәл. «Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез!» — дип өнди «Есауловлар утары» хуҗабикәсе Ольга.

Тәҗрибәле бакчачыдан киңәш:

  • Лаләләр куелган вазага берничә боз кисәге өстәсәң, алар озаграк торачак. Кар өстенә куйсаң тагын да яхшырак. 
  • Вазада су аз булырга тиеш, чәчәк сабакларын нибары 2 сантиметрга гына капласын.
  • Төнгә лаләләр утырган вазаны салкынча урынга алып, иртән тагын өстәлгә куярга кирәк. 
  • Суны көн саен алыштырырга яки көн саен бер уч кар өстәргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев