Алабугада сукбай этләр турында хәбәр итү өчен телефон линияләре саны арттырылды
Үз вакытында бирелгән хәбәр белгечләргә урынга ашыгыч рәвештә барырга һәм шәһәр урамнарында куркынычсызлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Алабуга районында хуҗасыз этләрне тоткарлауга гаризалар кабул итү өчен телефон линияләре саны арттырылды. Хәзер яшәүчеләр хуҗасыз этләрнең кайда булуы турында ике номер буенча шалтыратып хәбәр итә ала.
Район башкарма комитеты шәһәрлеләрне игътибарлы булырга чакыра. Үз вакытында бирелгән хәбәр белгечләргә оператив рәвештә урынга чыгарга һәм шәһәр урамнарында куркынычсызлыкны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Заявка калдыру өчен телефоннар:
Әгәр сез агрессив яки караусыз калган этләрне күрсәгез, түбәндәге номерларга шалтыратыгыз:
- 8 (85557) 3-37-39
- 8 (85557) 3-42-11
Мөһим: гариза язганда этләрнең кайда булуын, санын һәм колакларында биркалар булуын (яки булмавын) мөмкин кадәр төгәл күрсәтергә тырышыгыз.
Шәһәр хакимияте билгеләп үткәнчә, уртак тырышлык белән Алабуганы йөрү өчен куркынычсызрак һәм уңайлырак итү күпкә җиңелрәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев