Алабугада шеф-поварлар һәм иеромонах Кирилл «Пир в мир» фестивалендә «Инь-ян» вок-токмачын пешерде
Ленин мәйданындагы «Пир в мир» гастрономия фестивале шәһәр халкы өчен яхшы традициягә әверелде инде.
Бу юлы шеф-поварлар Спас соборы настоятеле иеромонах Кирилл белән бергә «Инь-ян» дип аталган фирма токмачы пешерде.
Вадим белән Дмитрий вок-токмачны (вок-лапша) ике төрле токмач — ачык төстәге бодай һәм кара төстәге карабодай токмачы кулланып пешерде.
— Барлык ингредиентлар да гади: токмач, тавык, яшелчәләр: болгар борычы, кишер, суган. Без аларны вакытны әрәм итмәс өчен алдан әзерләдек. Ашамлык әзерләү шактый гади: башта тавыкны казанда җиңелчә кыздырып алабыз һәм аерым савытка алып куябыз. Аннары яшелчәләрне салабыз, аларны кыздырып алабыз (бераз кетердәп торырлык итеп). Аннары яшелчәләргә токмач, ә бераз соңрак тавык өстәлә. Ашамлыкка соус аерым тәм бирә, ләкин бу инде безнең фирма сере.
Сүз уңаеннан, «вок» — тәбәнәк котелокка охшаган ярымшар формасындагы махсус таба. Ул ингредиентларны утта тиз кыздырырга, аларның текстурасын, хуш исен һәм туклыклы матдәләрен сакларга мөмкинлек бирә. Версияләрнең берсе буенча, мондый табаны 2000 ел элек Кытайда үзләренә тулы кыйммәтле мич сатып ала алмаган һәм зур булмаган плитәләрдә салам яки үлән ягып ризык пешерергә мәҗбүр булган ярлылар уйлап тапкан.
Пешекчеләргә Кирилл атакай ярдәм итте. Ул Вадим белән Дмитрийны күптән белүе турында сөйләде, шуңа күрә аларны фестивальгә чакырган.
— Бу ялларда якты Пасха атнасы тәмамлана, бу христианнар өчен бәйрәм вакыты. Элек бу көннәрдә кешеләр һәрвакыт иң яхшы ризык әзерли — мәсәлән, минем әби пироглар пешерә иде. Әмма рус кухнясы — күп гасырлык тарихы булган традицион ризыклар гына түгел. Безнең бабаларыбыз шулай ук башка халыкларның кухняларын үзләштергәннәр — мәсәлән, флотча макароннар шулай барлыкка килгән. Әгәр вок-токмач бу исемлеккә керсә, начар булмас иде. Иң мөһиме — яңалыклар артында үз тарихыңны онытмау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев