Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада сәүдәгәр стилендә каһвәханә, мунча һәм глэмпинг барлыкка киләчәк

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева рәислегендә узган инвестицион совет утырышында берьюлы биш инициатива каралды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева рәислегендә узган инвестицион совет утырышында берьюлы биш инициатива каралды. Алар арасында − шәһәр үзәгендәге терма, шәһәр читендәге глэмпинг һәм тарихи бинага аның уникаль кыяфәтен кайтарачак каһвәханә булдыру. Онлайн элемтәдә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнашты.

«Алабуга термалары»: хәрабәләр урынына — ял итү зонасы

Иң масштаблы проектларның берсе — «Алабуга термалары». Җәмгыять директоры Тимур Басыйров сүзләренчә, комплекс шәһәр үзәгендәге ташландык төзелеш урынында барлыкка киләчәк.

Утырышта катнашучыларны ял итү зонасының торак йорт белән янәшә урнашу мәсьәләсе кызыксындырды. Тимур Басыйров аңлатканча, проектантлар төрле саклау вариантларын эшли: бу — территория өстендә махсус «җилкәннәр» яки тавышны кире кайтара торган экраннар булачак.

Билгеләп үтик, бу объектны ачу быел җәй айларына планлаштырылган.

«Аулак»: туристлар өчен аулак урын

Ял итү өчен тагын бер проект — «Аулак» глэмпингын төзү. Шәһәр кунаклары табигатьтә тукталып уңайлы ял итә алсын өчен эшмәкәрләр 20 йорт урнаштырырга планлаштыра.

Төзелеш кибете урынына «Рәйхан» каһвәханәсе

Ленин мәйданында «Рәйхан» төзелеш кибете урынына шул ук исемдәге каһвәханә ачылачак. Бина хуҗалары фикеренчә, туристлык зонасындагы бу урын уңайлы кафега күбрәк туры килә, өстәвенә Казан урамын җәяүлеләр урамы итү планлаштырыла. Шулай итеп, каһвәханә «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» тарихи паркының үзәгендә булачак.

Тышкы кыяфәткә аерым игътибар бирелә. Борынгы кирпеч тезмәсен ачу һәм бинага кабатланмас архитектур кыяфәтен кайтару өчен стеналарны буяудан чистартачаклар. Мәдәни мирас объектының барлык үзенчәлекләрен саклап калу зарур.

Шулай ук инвестсоветта фикер алышкан темалар:

— Поспелово авылында җиләк-җимеш комплексы төзү;

— инде эшләп килүче пиццериягә җәйге веранда урнаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев