Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада санитар икеайлык: кем тәртип урнаштыра, ә кемнәр әлегә читтә

Алабугада санитар-экологик икеайлык дәвам итә.

Алабугалылар кыштан соң урамнарны тәртипкә китерә: яфракларны, тузанны һәм чүп-чарны җыештыралар. Кайбер оешмалар җаваплы караш үрнәге күрсәтә, икенчеләре игелекле эшкә кушылырга ашыкмый.

Узган чәршәмбедә шәһәрдә яңадан массакүләм җыештыру эшләре узды.

Нефтьчеләр проспектының сул ягы — 6 нчы микрорайоннан институтка кадәр — «Юность» спорт мәктәбе хезмәткәрләренең ышанычлы кулларына тапшырылган. Егермеләп кеше, күңелле әңгәмәләр һәм шаяртулар белән бордюрларны һәм газоннарны чистартты.

− Без өмәләргә даими чыгабыз, − дип уртаклашты өлкән администратор Наталья Борисовна. − Бүген яфракларны җыештырабыз, бордюрларны чистартабыз, аннары машина юлларны юдырып чыгар.

Файдалы эшкә шәһәр администрациясе дә актив кушылды — хезмәткәрләр үз территорияләрен җыештырырга чыктылар. Алабуга үзәк район хастаханәсендә табиблар һәм шәфкать туташлары ак халатларын эш киеменә алыштырып, хастаханә территориясендә тәртип урнаштырды. Актив эштән соң кайнар чәй белән сыйландылар.

Традиция буенча чисталык турында кайгыртучылар арасында — мәктәпләр һәм балалар бакчалары. Үз территорияләрен алар беренче көннәрдә үк тәртипкә китерделәр: пычрак та, былтыргы яфрак та калмаган.

Кызганыч, бар оешмалар да эшкә алай ашкынып алынмады. Кайберләре әлегә кадәр җыештырырга чыкмаган. Мәсәлән, Әйләнеч шосседагы предприятиеләр һәм кибетләр үз территорияләрен тәртипкә китерергә ашыкмыйлар. Кайбер урыннарда күпфатирлы йортларның территорияләре дә әлегә начар хәлдә.

Муниципаль контроль бүлеге чисталык өчен көрәшүен дәвам итә. 2 апрельдән 8 апрельгә кадәр бер атна эчендә 49 административ беркетмә төзелгән. Шуларның 31е — Райподагы контейнерларга рөхсәтсез чүп-чар ташлаган өчен.

Мунконтроль ярдәмчеләре арасында — волонтерлар һәм идарәче компанияләр. Алар хокук бозуларны терки һәм мәгълүмат тапшыра. Бер атна эчендә шундый 28 мөрәҗәгать кабул ителгән. Хокук бозулар арасында: территорияләрдә кар таратылмаган, газоннарда һәм тротуарларда машиналар калдырылган.

Штрафлар җитди. Җыештырылмаган территорияләр өчен юридик затларга − 100 000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 15 меңнән 100 меңгә кадәр түләргә туры киләчәк. Шәһәрдә барлыгы 400гә якын сәүдә объекты бар, һәм аларның һәрберсен контрольгә алачаклар — район башлыгы Рөстәм Нуриев шундый бурыч куйды. Чөнки күп кенә хуҗалар үз территорияләренең торышы артыннан бөтенләй күзәтми.

Үзәк базар торышы буенча күп сораулар килә. Аның җитәкчелегенә өелеп торган кар өемнәре өчен штраф язылган. Май аенда базар парковкасы территориясендә чокырларны ремонтлау планлаштырылган.

Белү мөһим
Кем һәм ничә метр җыештырырга тиешлеге турында бәхәсләр тумасын өчен, рәсми нормалар түбәндәгечә:

— Социаль тармак учреждениеләре — территория чигеннән 10 метр;
— Төзелеш оешмалары — участок һәм керү юллары чикләреннән 50 метр;
— Стационар булмаган объектлар (киосклар һ. б.) — Участок чикләреннән алып 30 метр һәм машина юлына кадәр;
— Ягулык салу станцияләре — участок чикләреннән алып 50 метр һәм машина юлына кадәр;
— Сәүдә һәм җәмәгать туклануы оешмалары, базарлар — участок чикләреннән алып 30 метр һәм машина юлына кадәр;
— Торак йортлар — җир кишәрлеге чикләрендә машина юлына кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев