Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Пир в мир» гастрономия фестивале: 2 майда Ленин мәйданында дәмләмә пешерәчәкләр

Программаның төп бизәге — «Приют человека» хәйрия проектының шеф-повары әзерләгән дәмләмә булачак.

Бу шимбәдә, 2 майда, Алабуга янәдән төбәкнең кулинария башкаласына әйләнә. Ленин мәйданында тәмле ризык, сыйфатлы музыка һәм халык традицияләрен яратучыларны берләштерүче «Пир в мир» масштаблы гастрономия фестивале узачак.

Программаның төп бизәге — «Приют человека» хәйрия проектының шеф-повары әзерләгән дәмләмә булачак. Кунаклар бу хуш исле ризыктан авыз итеп кенә калмыйча, Алабуга кулинарларының осталыгына бәя бирә алачак.

Фестиваль 12:00 сәгатьтә башлана һәм кунакларга һәркемнең күңеленә хуш килерлек чаралар тәкъдим итә:

Концерт программасы: сәхнәдә Алабуга районы артистлары чыгыш ясаячак. Бәйрәмне Григорий Галкин алып бара.

Махсус кунак: Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Ярминкә һәм сувенирлар: Мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак, анда җирле фермерлар җитештергән азык-төлек һәм сувенирлар сатып алырга мөмкин.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев